Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
| Телефон: | +7(855)-58 9-90-19 |
| E-Mail: | zairoo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Валиахметова Миляуша Камилевна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 4891 |
| У нас учат: | 613 |
Новости Управления образования
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары
Опубликовано: 08.10.2015Зәй шәһәренең 2 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар – киңәшмәсе узды. Семинарның темасы: “Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру методлары һәм алымнары. Заманча дәресне проектлаштыру. Милли мәгариф концепциясен тормышка ашыру адымнары”.
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Абдуллина А.С., татар теле һәм әдәбият укытучылары Забурдаева Р.Р., Гумарова А.М. һәм Гафурова С.Г. татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә ФДББСны тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Үзләренең чыгышларында алар заманча дәрес нинди булырга тиешлеген, дәрестә нинди метод һәм технологияләр кулланулары турында сөйләделәр. Укытучыларны иң борчыган сораулар күтәрелде: универсаль уку гамәлләрен формалаштыру, дәрескә технологик карта төзү, укучыларның белемнәрен һәм уку гамәлләренең формалашуын бәяләү. Мәгариф идарәсе методисты Хәбибуллина Г.Җ. “Милли мәгариф концепциясен тормышка ашыру адымнары” дигән темага чыгыш ясады.
К списку новостей











