Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
| Телефон: | +7(855)-58 9-90-19 |
| E-Mail: | zairoo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Валиахметова Миляуша Камилевна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 4891 |
| У нас учат: | 613 |
Новости Управления образования
Ижау мәктәбендә кунакта
Опубликовано: 10.09.2014Зәй районының белем бирү оешмалары даими рәвештә яңалыкка омтыла. Моңа уңышлы эшләп килүче программалар, проектлар дәлил булып тора. Укытучыларга эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлекләр ачыла. Укытуның сыйфатын күтәрү өчен, укытучы үзенең һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Милли мәктәпләрдә белем бирүче укытучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка төбәкләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр.
Милли мәктәпләрдә исә төбәкара эш оештырылган. Без, Кадер, Пәнәче, Бура-Киртә мәктәпләренең татар теле укытучылары, Ижау шәһәренең 10 нчы номерлы мәктәбе белән элемтәдә торабыз. 2013-2014 нче уку елында укытучылар арасында электрон элемтә аша аралашу өстенлек итте. Иң элек без методик ярдәмлекләрне бандероль итеп җибәрдек. 2014-2015 уку елында исә эшне тагын да җанландырырга ниятләдек һәм, шул максаттан чыгып, 29 август көнне ерак юлга кузгалдык.
Юл буе безне яңгыр озата барды. Ә Ижау шәһәре аяз күк йөзе белән көлеп каршы алды. Бу якларда һәр авыл өйләрендә тәрәзә йөзлекләренең матур һәм үзенчәлекле булуы безнең игътибарны җәлеп итте. Удмурт халкының алтын куллы, эш сөючән булуына дәлил итеп кабул иттек без аларны.
Татар теле укытучысы Фәридә Фрунзевна Кашапова безне мәктәп ишек алдында ук каршылады. Моңа кадәр йөзгә-йөз очрашканыбыз булмаса да, без тиз арада уртак тел таптык, үз туганыбызны очраткандай булдык. ”Бер күрешү- үзе бер гомер”,-ди халкыбыз. Әлеге очрашу шундыйлардан булды. Укытучы үзенең эш тәҗрибәсе, үзенә генә хас эш алымнары белән таныштырды. Ул кабинетын Муса Җәлил музее итеп ясаган. Дәресләре шул музей-кабинетта үтә. Мәктәп һәм Ижау тарихы музейлары да безне таң калдырды. Татар телендә белем бирү өлкәсендә булган проблемалар турында фикерләштек. Мәктәп, эш, гаилә турында сөйләшеп, вакытның үткәне дә сизелмәде, сүзләр бетмәде. Фәридә Фрунзевна, без алып килгән әдәби китаплар, милли ризыгыбыз - чәкчәк өчен рәхмәтләр әйтеп, безне озатып калды.
Әлеге очрашу күңелдә әйтеп бетергесез җылы хис калдырды.Ерак төбәктә яшәп эшләүче татар теле укытучысыннан без эш тәҗрибәсе туплап, очрашудан рухи азык алып, кайтыр юлга кузгалдык. Әлеге очрашулар дәвамлы булыр дип ышанып каласы килә.
Кадер, Пәнәче, Бура-Киртә мәктәпләренең татар теле укытучылары
К списку новостей











