Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
| Телефон: | +7(855)-58 9-90-19 |
| E-Mail: | zairoo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Валиахметова Миляуша Камилевна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 4891 |
| У нас учат: | 613 |
Новости Управления образования
“Тукай укулары”
Опубликовано: 23.04.2019Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә 23 нче апрель көнне инде 10нчы тапкыр уңышлы гына региональ “Тукай укулары” укучылар фәнни-гамәли конференциясе узды. Беренче елларны бу чара шәһәр күләмендә генә үткәрелсә, соңгы 6 елда региондагы берничә шәһәр, район мәктәпләре катнашында уздырыла. Ел саен конференция Габдулла Тукайның туган көне алдыннан үткәрелә. Шунысы куанычлы: бу бәйгенең дуслары арта бара, катнашучылар саны да, географиясе дә шатландыра.
Елдан-ел конференциянең чикләре киңәя: быел Конференциягә Татарстанның 11 районыннан 289 гариза кабул ителде, шулар арасыннан 162 укучының эше 2 нче турга сайлап алынды. Конференция 11 юнәлештә оештырылды. “Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрүдә, студентлары зур булышлык күрсәтә.
Фәнни-гамәли “Тукай укулары” укучылар конференциясендә компетентлы жюри әгъзалары арасында Казан Федераль университетының, Алабуга, Яр Чаллы филиалы укытучылары, нефтехим, медицина, педагогик коллияте мөгаллимнәре, Кашапова Рәзимә Фаттах кызы - «Татмедиа» АҖ Филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясе”нең “Зәй офыклары” журналисты, Илалтдинова Роза Хамзовна - «Татмедиа» «Новый Зай» АҖ филиалы директоры - баш редакторы. Алар укучыларның чыгышларын тыңладылар, сораулар бирделәр, балаларның эшләре белән таныштылар, җиңүчеләрне һәм призерларны ачыкладылар.
К списку новостей











