Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
| Телефон: | +7(855)-58 9-90-19 |
| E-Mail: | zairoo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Валиахметова Миляуша Камилевна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 4891 |
| У нас учат: | 613 |
Новости Управления образования
Республика олимпиада үзәгендә семинар-киңәшмә
Опубликовано: 06.09.2016Бүген Казан шәһәренең республика олимпиада үзәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларын «2015-2016нчы уку елында Республика һәм Бөтенрәсәй олимпиада нәтиҗәләре һәм 2016-2017 нче уку елына олимпиада хәрәкәтенең үсеш перспективалары» дип исемләнгән семинарга җыйды. Районыбыздан әлеге чарада Татар гимназиясенең татар теле укытучысы Набиуллина З.Г.һәм Югары Пәнәче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина И.Р. катнашты.
Семинарны олимпиада биремнәрен төзүчеләр һәм тикшерүче галимнәр алып барды. Остазларыбыз үткән елгы олимпиада нәтиҗәләренә анализ ясап, быелгы уку елында булачак яңалыклар, татар теле һәм әдәбияты буенча үткәреләчәк бюджеттан тыш олимпиадалар исемлеге белән таныштырдылар. Шунысы куанычлы: Зәй районы узган уку елы нәтиҗәләре буенча татар әдәбиятыннан иң нәтиҗәле эшләүче районнар исемлегенә кергән. Шулай ук эшлекле киңәшмәдә укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, үзара фикер алыштылар.
К списку новостей











