Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
| Телефон: | +7(855)-58 9-90-19 |
| E-Mail: | zairoo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Валиахметова Миляуша Камилевна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 4891 |
| У нас учат: | 613 |
Новости Управления образования
Белем бәйрәме
Опубликовано: 01.09.2016Бүген Кадер мәктәбендә яңа уку елы башлану көне- Белем бәйрәме булып үтте.
Бәйрәмне ачып жибәрүче Зәй башкарма комитетынын урынбасары Ильнар Фанилевич бүген без- олылар- барыбыз да сездән бераз көнләшәбез диде. Чөнки мәктәп еллары, һичшиксез, кеше тормышында иң мавыктыргыч, иң бай эчтәлекле һәм иң онытылмаслык бер чор. Һәм шул ук вакытта ул иң җаваплы чор да. Бүген нәкъ менә мәгариф системасы уңышлы карьера һәм лаеклы тормыш коруның төп нигезе булып тора. Без сезгә ышанабыз ,сез-безнең балалар- иң сәләтле, иң талантлы, иң акыллы. Һәм сез нәрсә турында гына хыяллансагыз да, шуңа ирешерсез дип өметләнәбез. Сезнең кыюлык, тапкырлык, зирәклек, иҗади сәләтегез, дөньяны яхшыга үзгәртү теләге һәрберегезгә лаеклы киләчәк тәэмин итәр.
Заманча кеше – ул белемле кеше, башкаларның фикеренә һәм тормышка карашына хөрмәт, кызыксыну белән караучы. Әмма, тиешле шәхси сыйфатлардан тыш, уңышка ирешүнең иң мөһим шарты булып, безнең уртак йортыбызда, районда, республика, илдә тынычлык һәм тәртип тора.
Ильнар Фанилевич беренче сыйныф укучыларына Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Гәлиевич Кәримов һәм “АК БАРС” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге Гараев Зөфәр Фәнил улы тарафыннан махсус бүләкләр тапшырды
Без 230 дан артык телдә сөйләшәбез, ә барыбыз бергә бердәм күпмилләтле халыкны тәшкил итәбез. Һәм без бергә якты һәм төзек бердәмлек, рухи киңлек барлыкка китерәбез. Безнең тарихыбыз һәм киләчәгебез уртак. Без сезнең белән бергә булырга, нинди милләттән, дин, карашлар һәм гореф-гадәтләрнең төрле булуына карамастан һәрвакыт бер – беребезне ничек бар, шулай кабул итәргә тиеш. Районда, республикада, илдә бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнү һәм милләтара татулыкны саклау зарури дип мэктэп директоры Равиль Миннеразиевич чыгыш ясады.
Авыл жирлеге башлыгы Рэис Низамутдинович укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәп җитәкчеләре өчен, Белем бәйрәме- ул гади бәйрәм генә түгел шул диде. Ул – укучылар белән шатлыклы очрашу да, районыбызның, республикабызның, илебезнең киләчәге өчен кирәк булган, күп көч таләп итә торган җитди, четрекле хезмәтнең яңа этабы да. Эшегездә бетмәс дәрт – куәт, хезмәтегезгә тугры булып, укучыларыгыз белән уртак тел табып, аңлашып эшләвегезне телибез.
Хыялларын тормышка ашырып, укытучы, төзүче, юрист, табиб булу теләге белән, бүген Белем иленә 597 укучы тәүге адымнарын атлый. Тормышта юллар бик күп, шуңа да карамастан зур тормыш юлларының барысы да мәктәп партасыннан, укучы дигән мактаулы исемнән башланып китә.
К списку новостей











