Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Новости школы
"Аулак өй – көрәш » Республикакүләм проекты! 19 нчы май көнне гимназиядә "Аулак өй – көрәш" Республикакүләм проекты узды. Бу проектны Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, «Татмедиа» оештыра. Чараның максаты - укучы балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрне искә төшерү, иҗади балаларны барлау, яшь буынны әдәби әсәрләр укуга тарту. Әлеге чарада Зәй муниципаль районының Кадер урта мәктәбе белән "Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе" укучылары көч сынашты. Монда катнашучыларның тарихны, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны, көй-моңнарыбызны ни дәрәҗәдә яхшы белүләре сыналды. “Йөзек салыш” уены, халык җырлары, татар шагыйрьләренең әсәрләре яңгырады. Нәтиҗәдә татар гимназиясе һәм Кадер мәктәбе укучылары "Иң иҗадилар" номинациясендә җиңү яулады. 2026 нчы елның февраль аенда җиңүче командалар Арча районы Кырлай авылына чакырылды. https://vk.com/wall-181216538_1931 Афәрин, катнашкан укучылар, әзерләгән укытучылар
Опубликовано: 19.05.2025К списку новостей






