Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423534, РТ, Заинский район, c. Чубуклы, ул. Молодежная, д. 229б |
| Телефон: | +7(855)-583-68-57 |
| E-Mail: | Scb.Zai@tatar.ru, chubuk3682@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чубуклинская ООШ" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Джамиля Фатиховна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 19 учеников и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бөек Җиңүне каршылап 04.05.2017

Тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылау тантанасына чакыру кәгазъләре алдылар.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 03.05.2017

"Язның бер көне-ел туйдыра"-ди халык мәкале. Шушы мәкальгә тугры калып, мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды.
-
Агач утырту 02.05.2017

“Яшә – урман” акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары 29.04 яшь агач үсентеләре утырттылар.
Тарихка күз салсак, Әлеге бәйрәм “Бөтендөнья агач утырту көне” буларак 2 гасырдан артык булган тарихка ия. Үз вакытында ул СССРда да экологик бәйрәмнәрнең иң күренеклесе исәбендә йөрде. Ә Россия тарихына нәкъ менә мәктәп укучылары тарафыннан үтеп керде.
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме 01.05.2017

Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Өмә 28.04.2017

Укучылар мәктәп территориясен җыештырып бетергәч, стадион янын чистартырга килделәр.
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме 27.04.2017

7 һәм 8 нче сыйныф укучылары белән Мурзина Мөнзилә Мөхәррәм кызы тәрбия сәгате үткәрде. Ул күпмилләтле һәм күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәвебезне һәм бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә, сабыр, ихтирамлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәрттеп үтте.
-
"Шүрәленең урман мәктәбе" 26.04.2017
Бүген мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан “Шүрәленең урман мәктәбе” исемле әдәби кичә үтте. Бөек Тукай иҗаты табигать белән аерылгысыз. Балалар Г.Тукайның әкият геройлары аша табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдаланырга кирәклеген төшенделәр.
Кичәне 5-8 нче сыйныф укучылары белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мурзина Г.М. әзерләде.
Кунакка “Салават күпере” бакчасы балалары да керде. -
Өмә 26.04.2017

Кояшлы,җылы көннән файдаланып, укучылар мәктәп территориясен җыештырды, техник хезмәткәрләр агачларны агартылар.
-
Габдулла Тукай әсәрләреннән рәсем конкурсы 25.04.2017

Габдулла Тукай әсәрләреннән рәсем конкурсы оештырылды.
-
Габдулла Тукай әсәрләреннән күргәзмә 24.04.2017

Мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләреннән күргәзмә оештырылды.










