Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -26 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Занятия по безопасности на водных объектах 16.03.2017

Сегодня в школе прошли классные часы на тему "Безопасность в весенний период на водных объектах", с использованием обучающих видеороликов по правилам поведения на льду и спасению человека,с целью профилактики несчастных случаев на водных объектах в весенний период
-
“Әкияти кош” – кисеп ябыштыру шөгыле. 15.03.2017

Активлык, иҗадилык, матур эшләрне аера белү сыйфатлары, алар турында сөйләү сәләте тәрбияләү.Төрле формадагы предмет өлешләрен кисеп, алардан сурәт төзи белүләрен , икегә бөкләнгән кәгазьдән симметрик өлешләр кисүне (төрле койрыклар) ныгыту.Әкияти кош образын бирергә, аерым өлешләрен һәм сурәт детальләрен бизәргә өйрәтү.
-
"Тапшырылмаган хатлар" фильмын карагач 14.03.2017

Г.Кутуйның заманында дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән "Тапшырылмаган хатлар"әсәрен өлкән сыйныф укучылары бик яратып укыйлар.Бүген исә 5-9 сыйныф укучылары авыл мәдәният йортында әлеге әсәр буенча куелган,Татарстаныбызда төшерелгән фильм карадылар.Татар халкының гөреф-гадәтләре,өлкәннәргә булган ихтирам, гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен 21 гасыр укучыларның күңеленә җиткерерлек итеп куелган кинодан укучылар зур дулкынлану кичерделәр.
-
Квиллинг буенча ромашкалар 13.03.2017

Әле җәй айлары җитүгә байтак вакыт булса да, "Кул эшләре" түгәрәгенә йөрүчеләрнең кулларындагы кәгазь кисәкләре бик тиздән ромашка чәчәкләренә әвереләчәк.Ромашка- чисталык,шәфкатьлелек, тыйнаклык билгесе.Әйтерсең лә алар,"Тормыш-гүзәл,ул әле яңа башлана гына"-диләр.Бары тик аның кадерен белеп, матур итеп яшәргә генә кирәк.
-
Аҗаган 11.03.2017

Бүген мәктәптә Аҗаган уены оештырылды. Укучылар башта спорт залында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.соңыннан уен саф һавада дәвам итте
-
Экология дәресләре 10.03.2017

Бүген график нигезендә мәктәптә авыл җирлеге башлыгы,җирле депутатыбыз Гыйльманов Ю.И. катнашында экология дәресләре узды.Мондый дәресләрнең максаты- үсеп килүче буында экологик белемнәрне арттыру, туган як табигатенә, дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. ".Безнең төп бурычыбыз- урам,ишегалды,капка төпләрендә чисталык булдыру белән беррәттән, шәхеснең үзендә күңел чисталыгы булдыру. "Маленький принц" әсәрендә кебек , "иртән торуга, юын,үзеңне тәртипкә китер һәм планетада тәртип урнаштырырга омтыл".Шушы сүзләрне һәрберебез үзенә кагыйдә итеп алса иде",-диде Юрий Исмәгыйл улы
-
Татарча мультфильм карыйбыз! 10.03.2017

Мультфильм персонажлары балага әйләнә-тирәне танып-белүнең төрле ысулларын өйрәтә. Алардан күреп, бала нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнлеген өйрәнә. Мультфильмда барган вакыйгалар баланың уйлау, күзаллау сәләтен арттыра, фантазиясен баета. Димәк, мультфильм бала тәрбияләү чарасы булып тора. Без балалар белән Фиксиләр мультфильмын бик яратып карыйбыз.Фиксиләр аша бик күп мәгълүмат туплыйбыз.
-
"Шатланып яшә син,Әнием!" 07.03.2017

Бүген мәктәптә ир-егетләребез көче белән әзерләнгән "Шатланып яшә син,әнием!" исемле бәйрәм концерты үткәрелде.Бәйрәм программасы нәфис сүз, матур җырлар,кызыклы биюләр белән үрелеп барды.Әлеге чарага әниләр,әбиләр дә чакырылган иде.
-
Бәйрәмгә әзерлек 06.03.2017

Язның иң беренче бәйрәменә дә санаулы көннәр генә калды. Укучылар рәсем,хезмәт дәресләрендә, кул эшләре түгәрәкләрендә якыннарына бүләк әзерләү белән мәшгульләр
-
8 мартка әзерлек 03.03.2017

Мәктәбебездә әниләр бәйрәменә багышланган рәсемнәргә күргәзмә оештырылды.Укучыларда үз иҗат җимешләрен күреп горурлык хисләре уянды.Әлеге күргәзмәгә әле рәсемнәр тагын өстәләчәк.










