Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында уздырылган «Талантлы яшләр» бәйгесе җиңүчесе - 10 нчы гимназия укучысы
Опубликовано: 30.12.201524 декабрьдә Казанда талантлы яшьләрне - халыкара, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәфкат улы Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттахов һ.б. катнашты.
Тантаналы бүләкләү чарасы 2006 елдан башлап ел саен үткәрелүен билгеләп үтелә. Быел 177 кеше Россия Президенты лауреаты булды. Премия социаль әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек, фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге, профессиональ осталык, сәнгать, һәвәскәрләр спорты номинацияләре буенча бирелә.
Шушы талантлы укучылар арасында «Татар теле» фәне буенча республика олимпиадасы һәм «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында уздырылган «Талантлы яшләр» бәйгесе җиңүчесе - 10 нчы гимназия укучысы Зайнетдинова Анна да бар.
Афәрин, Анна! Зур җиңүең белән чын күңелдән котлыйбыз, һәм синең белән горурланабыз.
К списку новостей








