• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Аларны туган телгә мәхәббәт берләштерде

Опубликовано: 28.04.2015

20-23 нче  апрель көннәрендә мәркәзебез Казан туган телен чын күңелдән сөюче егет һәм кызларны үзенә җыйды.  Татар теле һәм әдәбиятыннан  III  Халыкара  олимпиада көннәре гөрләп үтте.  I турда барлыгы 11000 бала катнашты.  Шуларның  500 е финалга чыкты. Россиянең 22 субъектыннан, Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Финляндия,  Канада, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗаннан килгән  14-25 яшькә кадәр булган укучылар һәм студентлар көч сынашты.

     Олимпиадада җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар: вакытлыча президент вазифаларын башкаручы Р. Н. Миңнеханов, премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Э. Н. Фәттахов, Татарстан дәүләт советы рәисе  урынбасары Р. А. Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р. З.  Закиров килгән иде.  Алар җиңүчеләрне котладылар һәм Татарстанда татар телен саклау һәм үстерүгә зур әһәмият бирелүен, моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап үттеләр.

    Бу олимпиада  безнең  Яшел Үзән муниципаль районы өчен дә истәлекле булды. 5 нче гимназиянең 8 нче А сыйныфы укучысы Галиәкбәрова Резеда  II урын яулады. Бәйгедә, югары нәтиҗәләр күрсәтеп,  үзенең туган телгә булган мәхәббәтен тагын бер кат раслады.  

    Туган телебезнең язмышы – Резеда кебекләр кулында. Аның юкка чыгуына  нәкъ менә шундый яшьләр юл куймаслар.  Телебез яшәр, чәчәк атар, ышанычлы  алмаш үсеп килә дигән өметтә калабыз.




К списку новостей