• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 190 – еллыгына багышланган юбилей тантанасы

Опубликовано: 19.02.2015

17 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә аеруча бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Бөтен кеше шат, ачык йөзле. Сәбәбе дә бар икән: гимназия кунаклар каршыларга әзерләнә иде. Көткән вакыт килеп җитте, һәм без Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Шәфкать улы Халиков  белән очрашу бәхетенә ирештек. Кунакларыбыз XIX гасырга-  Каюм Насыйри яшәгән чорга, еракларга, узган көннәргә сәяхәт кылдылар. Аның күпкырлы эшчәнлеген, иҗатын, мирасын тагын бер кат искә төшерделәр.

Барыбызга да билгеле булганча, быел бөек якташыбыз, мәшһүр галимебезнең 190 -  еллык юбилеен билгеләп үттек. Шул уңайдан “Каюм бабай эзләре буйлап” дигән экскурсия маршрутын төзедек. Шушы экскурсия маршруты кунакларыбызда да зур кызыксыну уятты. Башлаган эшебезне киләчәктә дә нәтиҗәле дәвам итүебезне теләп калдылар. Каюм Насыйри да үз вакытында түбәндәге сүзләрне әйткән бит: “Мин күп хезмәтләремне башлап кына куям, төгәлләргә өлгерә алмыйм. Ләкин миннән соң килгән буын минем хезмәтләремне дәвам итәр һәм татар халкын халыкара мәйданга алып чыгар”. Чыннан да, татар теле укытучыларының бурычы - танылган мәгърифәтчебезнең эшләрен дәвам итеп, күпкырлы иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, зыялы татар балаларын тәрбияләү.

Бу очрашу  Каюм Насыйри укуларына  старт  бирде  һәм аның икенче этабы 3 нче апрельдә Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең фәнни-гамәли укулары белән дәвам итәчәк. Ә киләчәктә якташыбызның истәлегенә багышлап һәйкәл куелачак .




К списку новостей