Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
“Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технологияләр кулланып укыту» татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары
Опубликовано: 12.02.2015
Шәһәребезнең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технологияләр кулланып укыту» дигән темага республика семинары узды. Семинарга Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү Идел буе төбәкара үзәге курслары тыңлаучылары, Яшел Үзән муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Семинарның кунагы - дәреслекләр авторы, педагогика фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Хәйдәрова Роза Зәки кызы булды. Балалар һәм укытучылар дәреслек авторы һәм читтән килгән кунакларга татар телен белү дәрәҗәсен, коммуникатив сөйләмгә чыгу алымнарын күрсәттеләр. Кунаклар семинар эшенә яхшы бәя бирделәр, балаларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Семинар эше китап авторы белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән тәмамланды.
К списку новостей








