Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Мулла Иле мәктәбендә “Мин яшимен Тукай дөньясында” дип исемләнгән муниципаль шигырь сөйләүчеләр бәйгесе
Опубликовано: 22.01.2015
20 нче январь көнне Яшел Үзән районының Мулла Иле мәктәбендә “Мин яшимен Тукай дөньясында” дип исемләнгән муниципаль шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булды. Бәйгедә районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар катнашты.
Бәйге 3 юнәлештә үткәрелде:
- Равил Сәйфетдинов шигырьләрен сөйләү;
- “Яшел Үзән” район газетасының “Фирүзә” әдәби кушымтасында шигырьләрен бастыручылар иҗатыгн яңгырату;
- хәзерге көндә балалар өчен иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләү.
Чарага Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов; шагыйрь һәм прозаик Ирек Сафин, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кино һәм телевидение институтының декан урынбасары, телевидение кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, сәхнә теле белгече, шагыйрә Илсөяр Шигапова; Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова; “Безнең Мирас” журналы редколлегитясе хезмәткәре Дания Фәйзуллина; “Яшел Үзән” газетасы баш мөхәррире Илсөя Завилейская кунак итеп чакырылдылар.
К списку новостей








