• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Үзбәк якшәмбе мәктәбендә бәйрәм узды

Опубликовано: 12.12.2014

2014- 2015 нче уку елында Яшел Үзән шәһәренең балаларга өcтәмә белем бирүче “Балар иҗаты үзәге” ндә  4 нче гомуми урта белем мәктәбендә белем алучы  үзбәк балалары  өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Түгәрәкнең җитәкчесе – Алиев Шамил Камил улы – Үзбәкстанда туып-үскән, озак еллар мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләгән. Ул бу илнең тарихын, халыкның милли үзенчәлекләрен, телне, мәдәниятне тирәнтен белә. Якшәмбе мәктәбенә 15 укучы йөри, алар бу шөгыльләрне көтеп алалар.

         9 нчы декабрьдә мәктәптә төрле милләт балалары, ата-аналар, мөгаллимнәр  Үзбәк якшәмбе мәктәбе ачылуны бәйрәм иттек.  Укытучылар балаларның моңарчы билгеле булмаган яңа талантларын ачтылар. Үзбәк балалары, әти-әниләр бу көнгә ихлас җаваплылык белән әзерләнделәр: шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, күлмәкләр тектеләр, тәмле милли ризыклар пешерделәр. Хәтта кайбер балалар өчен Үзбәкстаннан арлык кирәкле әйберләр килеп җитте.

         “Әйдәгез, дуслашыйк!”  дигән үзбәк балалары бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәмдә татарлар, үзбәкләр, руслар, марилар, чуашлар, таҗиклар дустанә бер-берсен тыңлап, сокланып утырдылар. Ә үзбәк балалары, әти-әниләр бигрәк тә зур рухи ләззәт, канәгатьләнү, горурлану хисләре кичерделәр. Шулай булмыйча, нинди матур бит аларның туган телләре, биюләре, җырлары, милли киемнәре! Балаң туган телендә Туган иленә, анасына багышлап әйткән шигырьдән ничек күңелең йомшармасын?!  Укытучылары Шамил Камил улы “Талкаем” үзбәк җыры белән күңелләрне әллә кайларга алып китте, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Соңыннан  без бик тәмле үзбәк юкасы һәм пылау белән сыйландык.

 

 Бу ямьле кичәдән соң дуслык, бердәмлек хисләре тагын да ныгыды. Һәркемнең күңелендә тик бер генә теләк: тынычлык булсын, сугышлар туктасын, милләтләр Җир йөзендә дус яшәсеннәр, бергәләшеп дөньяны ямьләсеннәр.



К списку новостей