• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзәндә татар халкының “Сөмбелә” бәйрәме

Опубликовано: 28.10.2011

28 нче октябрь Васильево бистәсенең 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Сөмбелә” фестиваль-уңыш бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә Яшел Үзән районы мәктәпләре укучылары һәм укытучылары уңганлыкта көч сынаштылар.

Халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе булган “Сөмбелә” бәйрәменең тарихи бик ераклардан башлана. Аның килеп чыгышы безнең эрага кадәр Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән. Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган. Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган. Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

Мәктәптә үткәргән әлеге чарада да борынгыдан килгән традицияләр сакланылды. Мәктәпнең фойесында кул эшләре һәм көзге уңышны кулланып ясалган ризыклар күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмә- укучыларның ел буена башкарылган эшләренә нәтиҗә булып та торды. Бәйрәмдә мәктәп укучылары “Көзнең тылсымлы бүләкләре”, “Хезмәт төбе- сары алтын”, “Туган ягым-бишегем минем” кебек номинацияләрдә көч сынаштылар. “Хезмәт төбе-сары алтын” номинациясенең календарьләр һәм бизнес планнар конкурсында Васильево бистәсенең 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ХI сыйныф укучысы Фаррукшина Лютциянең (җитәкчесе Хадиева Ф.Х.), Х сыйныф укучысы Хамидов Тимурның (җитәкчесе Ташпулатова Н.Р.) эшләре югары бәяләнде. “Сөмбелә” бәйрәменең әдәби-музыкаль, фольклор композицияләр өлеше бик күңелле үтте. Сәхнәдә көзге уңышка багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, татар-халык биюләре башкарылды, милли бәйрәмнәрдән композицияләр күрсәтелде. Бәйрәмдә Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Сара Садыйкова иҗатына да зур урын бирелде. Мәктәпнең мәҗлесләр залында Сара Садыйкованың тууына 105 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәм барышында, укучылар тарафыннан, аның туган якка, хезмәт темасына багышланган җырлары да башкарылды. Бәйрәм Идел буе (Казан) федераль университеты белән берлектә үткәрелде. Бу уку йортыннан педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ф.Г. Газизова катнашты. Бәйрәмгә килгән кунаклар киләчәктә дә, үсеп килгән яшь буында, җир кешесенә һәм хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләгән чаралар күбрәк үткәрелсен иде дигән теләкләр белән таралыштылар.


Источник: http://zel-obr.ucoz.ru/

К списку новостей