• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Түбән Урысбага авылында шигырь бәйрәме

Опубликовано: 23.04.2014

      22 нче апрель көнне Яшел Үзән муниципаль районы Түбән Урысбага авылы җирлегендә Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Бәйгене Яшел Үзән мәгариф идарәсе һәм Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе оештырды. Бәйгене уздыру өчен юкка гына әлеге авыл алынмаган, чөнки бу авыл җирлегенә кергән Бәчек авылында Г.Тукайның әнисе белән бертуган фәрештәгә тиң апасы Бибисаҗидә һәм аның кызы Өммеһания гомер кичергән. Алар шул авыл мәктәбендә укыткан. Бәчек  авылы зиратында алар җирләнгән. Бөтен халык бу көндә Тукаебыз һәм аның саф бер фәрештәгә тиңләп яшәгән Бибисаҗидә апасының рухына багышлап, Шигырь бәйрәменә җыелды.     Бәйрәмгә бик күп авыллардан шигырь сөюче укучылар,  укытучылар, күп кунаклар килгән иде. Татарстан Республикасының Язучылар берлегеннән шагыйрә Нәҗибә Сафина, Яшел Үзән мәгариф идарәсе белгече Мустафина Райхан Абдул кызы, “Яшел Үзән” газетасы журналисты Ильяс Салихҗан, “Тукай” фондының Яшел Үзәндәге филиалы җитәкчесе Филиппова Клара Мәрдән кызы  катнашты  
        Кичә азан тавышы белән башланып китте. Аны Олы Ачасыр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатиятуллин Марат Гумәр улы бик моңлы һәм үзәккә үтәрлек итеп әйтте. Аннан сәхнәгә кечкенә Тукай үзе чыкты, балачагы турында сөйләде. Шул вакыт сәхнәгә Тукайның сөекле тутасы Бибисаҗидә керде. Ул матур итеп мөнәҗәт әйтте. Кичәнең кереш өлеше җыр һәм шигырь белән үрелеп барды.
        Кичәнең икенче өлеше шигырь сөюче укучыларга бирелде. Анда Түбән Урысбага, Олы Ачасыр, Күгеш, Мулла иле, Норлат, Танай, Акъегет, Бакырчы, Олы Шырдан, Өтәшкә, Зөя утравы, Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәктәбеннән килгән укучылар Тукай шигырьләрен һәм үзләре язган шигырьләрне чын күңелдән илһамланып, Тукай оныклары булулары белән горурланып сөйләделәр. Сөйләүчеләр арасында рус милләтеннән булган балалар да бар
иде. Алар  саф татар телендә шигырь сөйләүләре белән куандырдылар.
       ...Урам ташларыннан эзләмәгез,
      Тукай баскан утлы эзләрне.
 



К списку новостей