Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Туган тел” мастер-класс бәйгесе – 2014
Опубликовано: 15.03.2014
14 нче март 2014нче ел. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабы А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда үтте. Иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күрсәтү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республикакүләм тарату максатыннан үткәрелгән бәйгедә быел 13 укытучы катнашты.
Укытучылар “Минем педагогик осталыгым” дигән темага эссе, үзләренең портфолиоларын жюри комиссиясенә тапшырдылар. Укучылар белән 25 минутлык дәрес күрсәттеләр һәм үз дәресләренә анализ ясадылар.
Нәтиҗәләр:
- “Яшьлектә-кыюлык” номинациясе- Гыйльфанова Алсу Камил кызы (А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей);
- “Өметле киләчәк” номинациясе-Гатауллина Гөлназ Фәрит кызы ( 7 нче гомуми урта белем мәктәбе);
- “Заманча технологияләрне оста файдаланучы”номинациясе – Зыятдинова Гөлнур Рәис кызы (Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе);
- “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясе – Корманова Гөлгенә Хәйдәр кызы
(Осиново бистәсе С.К Гыйматдинов исемендәге гимназия);
- “Һөнәремә тугры калам” номинациясе – Хәйруллина Гөлнара Абдул кызы (10 нчы гимназия);
- 3 нче урын – Сибгатуллина Фирая Фагим кызы (3нче номерлы гимназия);
- 2 нче урын – Җиһаншина Җәмилә Хаҗиәхмәт кызы ( 5 нче номерлы гимназия);
- 1 нче урын – Каюмова Гөлнара Ирек кызы ( 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе)
- Абсолют җиңүче – Захарова Альбина Алексей кызы (Осиново бистәсе В.В.Карпов исемендәге лицей).
Бәйгедә актив катнашкан укытучылар: Яфизова Миләүшә Назиф кызы (Зөя урта гомуми белем мәктәбе), Сәлахиева Әлфия Рәхимҗан кызы (Норлат гомуми урта белем мәктәбе), Кәримова Лилия Әмир кызы (4 нче гомуми урта белем мәктәбе), Замалиева Гөлия Илшат кызы (14 нче лицей) Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Укытучыларыбызны һөнәри бәйгедә катнашып алган уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба уңышлар артып торсын!
К списку новостей








