• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII төбәкара фәнни-гамәли укулары

Опубликовано: 03.03.2014

 

 

     2014 нче елның 28 нче февралендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дип исемләнгән яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII төбәкара  фәнни-гамәли укулары  үтте.   Укуларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Хәйдәров Ләззәт Илдар улы, Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге секторы мөдире Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Гомәрова Илгизә Җәмил кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы, Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызы,10 нчы гимназия директоры Будько Светлана Вадим кызы  сәламләделәр. Казан  федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе   Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре  Рәмиев Зөфәр Зәйни улы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтытының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре  кандидаты Хисамов Олег Ришат улы,шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Кытай Республикасының татар диаспорасы вәкиле,  Казан (Идел буе)федераль университеты  студенты Роза Фазылхан, Чувашия Республикасы, Комсомол районы, Токай урта мәктәбе укытучысы   Әхмәтсафина  Нәзирә Кирам кызы чыгыш ясадылар. Шулай ук конференциядә Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире , филология фәннәре кандидаты Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәрләре Салихова Айгөл Рөстәм кызы,Фәрдиева Динара Радий кызы, филология фәннәре кандидаты, доцент, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Мөхәммәтҗанов Ильяс Мулланур улы, педагогия фәннәре кандидаты,  КФУ доцентлары Фазлиева    Эльмира Илдар кызы, Садыйкова    Елена Рәшит кызы, Казан шәһәрендәге К.Насыйри исемендәге музей директоры Шәфигуллина Рушания Фаил кызы, «Чын мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары шагыйрь Марат Закиров,”Ялкын” журналы журналисты Мөхәммәтҗанов Рөстәм Сөләйман улы, ”Казан утлары“ журналының редакторы урынбасары Ханнанов Рамил, ”Казан утлары” журналының бүлек редакторы Камил Кәримов, Яшел Үзән шәһәренең имам хатибы Габделхәмит хәзрәт, “Яшел Үзән” газетасы журналисты Әлифел Таразова, Казан (Идел буе) федераль университетының  татар филологиясе факультеты студентлары катнаштылар.  Чарада Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән, Зеленодол, Апас, Сарман, Саба, Тәтеш, Балык Бистәсе, Әтнә, Буа, Биектау, Лаеш, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан, Мари Эл, Чуваш Республикасының Комсомольск районыннан 249 укучы, 200 укытучы катнашты.

            Укуларда катнашучылар адресына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле - Әхмәтшин Шамил Камил улы һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасынан мөрәҗәгать алынды.
Секцияләр эше түбәндәге юнәлешләрдә төзелде.

       - Татар филологиясе;

-          Рус филологиясе;

-          Туган якны өйрәнү (татар телендә);

-          Туган якны өйрәнү (рус телендә);

-          Тарих;

-          Химия, география,

-          Биология,

-          Сынлы сәнгать.

    Укуларда катнашучылар чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыкладылар. Укучылар да, укытучылар да үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.

 

   

 



К списку новостей