Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Рафис Корбан белән очрашу
Опубликовано: 25.02.201424 нче февраль 15 нче мәктәпнең татар балалары өчен истәлекле булып калыр. Күренекле балалар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан укучылар белән очрашуга килде! Үзе генә дә түгел: дөнья күләмендә танылган балкар шагыйре, Бөтендөнья журналистлар берлеге әгъзасы Юруслан Болатов белән! Очрашу бер тында узды, балалар ике сәгать буена шигырь дулкынында йөзделәр, шагыйрь абыйлары белән ЯЗ, ТУКАЙ, МӘХӘББӘТ турында, ТАТАР ГОРУРЛЫГЫ хакында сөйләштеләр. Үзәкләргә үтәрлек итеп Рафис Корбан шигырьләрен, үзләренең иҗат җимешләрен укыдылар. Язучыларга сораулар да явып кына торды. Бер – берләренә әйтәсе сүзләре тел язмышына, үзләренең киләчәгенә дә кагылмый калмады. Шагыйрь абыйларының татар балаларына әйткән сүзләре, теләкләре бигрәк үтемле булды: “Татар исемен горур йөртегез, Туган телебезне саклагыз, шигъри җанлы булып калыгыз, мәктәпне һәм укытучыларыгызны кадерләгез!”
К списку новостей








