Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I Республика конференциясе
Опубликовано: 26.02.2014
Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I Республика конференциясенең “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә...” (сәхнәләштерү) номинациясендә бәйгенең беренче туры булып узды. Бу гүзәл мәктәп сәхнәсендә республикабызның шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 30 лап театр коллективы чыгыш ясады. Алар Туфан Миңнуллинның драма әсәрләреннән өзекләр уйнадылар. Яшел Үзәннән әлеге театр бәйгесендә 4 нче һәм 14 нче мәктәп укучылары катнашты.
Бәйрәмнең кадерле кунаклары – драматургның гаиләсе – Нәҗибә Ихсани, Әлфия Мңнуллина белән очраштык. Г. Камал театрының атаклы артистлары балаларның уеннарын күзәтеп, бәя бирделәр.
Соңыннан балаларга, җитәкчеләренә театр турында бик яхшы китаплар, Г. Камал театры спектакленә билетлар бүләк иттеләр. Бәйгенең беренче туры җиңүчеләре 17 нче мартта билгеле булачак.
К списку новостей








