Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
V төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары.
Опубликовано: 15.04.202615 нче апрельдә Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбендә якташ шагыйребез, укытучы Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган «V төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары» узды. Ул Казан федераль университеты, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән шәһәре 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашында оештырылды.
Бәйгегә Курган өлкәсе, республикабыз районнары мәктәпләре, Казан шәһәре мәктәпләреннән 128 эш кабул ителгән иде.
Якташ шагыйребезгә багышланган чарада мөхтәрәм кунаклар, милли-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты: Гыйльметдинова Рузилә Әмир кызы – ТР Хөкүмәте Документлар белән тәэмин итү идарәсендәге Редакторлар экспертизасы һәм тәрҗемәләр бүлегенең баш белгече; Шиһапова Илсөяр Илдус кызы – Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты; сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече; Шәйхетдинов Тимерхан Нурислам улы – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары, җәмәгать эшлеклесе; Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин – Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе; Гайсина Суфия Искәндәр кызы – Татарстанның атказанган укытучысы, җәмәгать эшлеклесе; укучылар, укытучылар һәм әти – әниләр катнашты.
Катнашучылар һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнде. Күңелләрне җилкендерерлек биюләр, җырлар белән үрелеп барган әлеге бәйге кичә төсен дә алды. Мәктәп укучылары тарафыннан Равил Сәйфетдиновның «Тукай – Мулла илендә» дигән әсәре сәхнәләштерелде.
Тантаналы чарада укучылар иҗади көчләрен сынаштылар. Укучылар Равил Сәйфетдиновның шигырьләрен ихлас күңелдән һәм ләззәт белән сөйләделәр; үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр. Аның әсәрләре буенча язылган рәсемнәр искиткеч осталык һәм зәвык белән башкарылган иде.
Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле казыйлар бәяләде һәм урыннар билгеләде. Кыйммәтле киңәшләрен дә бирергә онытмадылар. Укытучыларның методик эшкәртмәләре, укучыларның тикшеренү эшләре (проектлары) педагогика фәннәре докторы Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендәге КФУ галимнәре тарафыннан бәяләнде. Катнашучы барлык укучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәктәп директоры Рөстәм Равил улы Сәйфетдинов катнашкан һәр укучыга, укытучыга һәм килгән кунакларга олы рәхмәтен җиткерде.
К списку новостей








