• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья туган телләр көне уңаеннан берләшкән галимнәр десанты катнашында күренекле татар язучысы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Респбуликасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылган, Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Шамов укулары үтте.

Опубликовано: 12.02.2014

2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья туган телләр көне уңаеннан берләшкән галимнәр десанты катнашында күренекле татар язучысы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Респбуликасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылган, Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Шамов укулары үтте.
 Пленар утырышта Афзал Шамовның үзе, аның  иҗат мирасы белән бәйле истәлекләр хакында язучылар Фоат Галимуллин, Лирон Хәмидуллин, Рәмис Аймәтов сөйләде. Кызы Әлфия апа Шамованың чыгышын укучылар һәм укытучылар кызыксынып тыңладылар. Әтисенә карата булган  җылы мөнәсәбәте, ихтирамы башкаларда да тирән хөрмәт уятты.
Бу укуларда Татарстанның 30 районыннан, Яшел Үзән,  Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 76 укучы катнашты. Икенче турга Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясенең  Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Язучылар берлеге тарафыннан шәрехләнгән эшләр тәкъдим ителде.
Шамов укулары кысаларында Казан федераль университеты галимнәре Фәрит Йосыф улы Йосыпов, Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты милли мәгариф теориясе һәм тарихы үзәге җитәкчесе Марат Мингали улы Гыйбатдинов, институтның өлкәнхезмәткәре Ләлә Рәис кызы Мортазина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Ришат улы Хисамов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы хезмәткәре Ландыш Исмәгыйль кызы Сарачева, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Кыям улы Аймәт, язучылар Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин, Рифат Сәлах җитәкчелегендә “Афзал Шамов иҗаты”, “Татарстан Республикасының яшь язучылар иҗаты”, “Тау ягы эшлеклеләренең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иҗаты” дип исемләнгән секцияләре эшләде. Галимнәр һәм язучылар фәнни эшләрнең тирәнлеген, зарурилыгын, темаларның тулаем ачылуын билгеләп үттеләр. Аерым чыгыш ясаучыларның үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтен ассызыкладылар. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары, Татарстан фәннәр академиясенең  Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының шаһәдәтнамәләре һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Һәйәт әгъзалары укучыларның фәнни-эзләнү мөмкинлекләрен, язучы иҗатын өйрәнү дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен, сорауларга төгәл җавап бирү, үз карашын җиткерә белүләрен югары бәяләделәр. Бу укулар киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.



К списку новостей