Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Сәләтле һәм талантлылар: Казанда «Сэмрух премиясе җиңүчеләрен бүләкләү булды
Опубликовано: 25.02.202626 февральдә Казанда ХI Республикүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды.
Әлеге чара елдан-ел масштабын киңәйтә, катнашучылар саны арта. Традицион «Сәмрух» премиясе ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән «Сәмрух» сынын һәм акчалата бүләк тапшыруны күздә тота.
Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Ел клубы» һәм башка исемнәр ияләре билгеле булды.
2015 елдан күркәм традициягә әверелгән «Сәмрух» премиясе «Сәләт» дөньясының иң абруйлы вакыйгаларының берсе санала. Аны Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашыра. Премия актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны һәм Сәләт клубларын бер сәхнәгә җыя.
Премияне тапшыру тантанасында министрлык, ведомство вәкилләре дә катнашты. Җиңүчәләрне беренчеләрдән булып котлап, премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикисы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Раушан Зарипов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов, Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сагитова булды/
11 ел эчендә чарада 825 тән артык кеше катнашкан, 100 дән артык җиңүче билгеләнгән. Быел конкурска 100 гә якын гариза кабул ителгән.
Җиңүчеләргә «Сәмрух» символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, партнерлардан махсус призлар, Fundselet мәйданчыгыннан акчалата премия, диплом һәм төп бүләк – «Сәмрух» сыны тапшырылды.
Яшел Үзән районында «Сәләт» клублары эшләп килә:
«Сәләт – Яшел Үзән» - 16 нчы татар мәктәбе Клубы;
«Сәләт - Осиново» - С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново татар гимназиясе Клубы;
«Сәләт - Идел» - Васильво 3 нче номерлы татар мәктәбе.
Район күләмендә сәләтле укучыларны төрле чараларга җәлеп итеп актив эш алып баралар.
Республика «Сәләт» оешмасы оештырган семинарларда, чараларда да актив катнашалар. Ел саен безнең «Сәләт» клубларыбыз «Сэмрух» премиясе бәйгесендә катнашып җиңүләр яулыйлар.
Быел Васильво 3 нче номерлы татар мәктәбе «Сәләт - Идел» клубы - ХI «Сәмрух» ел премиясе лауреаты булды. Ә клуб җитәкчесе Зилә Салаватова «Ел сәлкеше» номинациясе лауреаты.
Котлыйбыз!
Одаренные и талантливые: в Казани прошла церемонии награждения ХI Ежегодной республиканской премии в области поддержки одаренных детей и талантливой молодежи «Сәмрух»
Ежегодная премия «Сәмрух» учреждена и организована Татарстанским региональным молодёжным фондом «Сэлэт» (Талант) при поддержке Правительства Республики Татарстан.
Цель премии — поддержка и поощрение одарённых детей и талантливой молодёжи сообщества «Сәләт», признание заслуг членов сообщества, партнёров, авторов и организаторов проектов сообщества.
26 февраля 2026 года в столице Татарстана состоялась церемония награждения ежегодной ХI Республиканской премии в области поддержки одаренных детей и талантливой молодежи «Сэрух». Премии были удостоены самые активные молодые люди сообщества «Сэлэт».
Зеленодольский район представляли Клубы «Сэлэт» и их руководители: «Сэлэт – Яшел Үзән» (СОШ №16), «Сэлэт – Осиново» (Осиновская гимназия имени С.К. Гиматдинова) и «Сэлэт – Идел» (Васильевская СОШ №3).
В районе ведется активная работа по привлечению одаренных учащихся к различным мероприятиям. Принимают активное участие в семинарах, мероприятиях, организованных республиканской организацией «Сэлэт».
Каждый год наши клубы «Сэлэт» становятся победителями премии «Сэрух».
В этом году Клуб «Сәләт - Идел» Васильевской СОШ №3 стала лауреатом XI премии «Самрух», руководитель клуба Зиля Салаватова -лауреат в номинации «Сэлкэш года».
К списку новостей








