Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Әдәби-иҗади очрашу
Опубликовано: 27.01.20142014 нче елның 22 гыйнварында Яшел Үзән шәһәренең тарих һәм мәдәният музеенда "Илһам чишмәсе" дип аталган әдәби-иҗади очрашу үткәрелде. Кичәдә Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Тукай фонды оешмасы әгъзалары, шулай ук район һәм шәһәребез мәктәпләреннән шигърияткә гашыйк укытучыларыбыз катнашты.
Кичәнең төп максатлары булып 2016 нчы елда булачак бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена хәзерлек эшләрен башлау һәм укытучыларны татар шигъриятенә, милли мәдәнияткә, иҗатка җәлеп итү тора иде. Очрашу барышында хөрмәтле кунакларыбыз куелган сораулар буенча башкарылачак эшләр турында чыгыш ясадылар, планнары белән уртаклаштылар. Рәшит Сабиров чыгышы белән Яшел Үзән районының Бәчек авылыннан. Ул да бу хәзерлек эшләреннән читтә калмавын, ярдәм итәчәген әйтте.
Очрашуның икенче өлешендә хөрмәтле укытучыларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Алар балаларга белем бирүдә генә түгел, ә шигърият өлкәсендә дә үзләренең булдыклы булулары белән кунакларны таң калдырды.
Бу кичәдән кунаклар да, аны оештыручылар да ял итеп, күңелләренә ләззәт алып китте. Рәшит Сабиров белән очрашу укучылар белән 3 нче гимназиядә дәвам итте.
К списку новостей








