• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Туган тел көненә багышланган Бөтенроссия форумы

Опубликовано: 23.05.2013

23 май көнне Казан шәһәрендә Туган  тел көненә багышланган Бөтенроссия форумы булып  үтте. Форумда Татарстан Республикасы мәгариф министры Эңгел Фәттахов катнашты. К.Тинчурин исемендәге драма  һәм комедия  театрына Россия Федерациясе субъектларыннан фән  олимпиадаларында, төрле  бәйгеләрдә җиңүче 500 гә якын  татар теле укытучылары, студентлар, мәктәп укучылары, фән һәм сәнгатъ эшлеклеләре җыелды.

Туган тел фәненнән олимпиадаларда, бәйгеләрдә  җиңүчеләргә дипломнарны  Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының  мәгариф һәм сәнгать һәм милли эшләр буенча комитет җитәкчесе  Рәзил Вәлиев,  Татарстан Республикасы  Дәүләт  Советы депутаты Роберт Миннуллин һәм башкалар тәбрикләде. Форум барышында  туган телдән мастер –класслар үткәрелде, түгәрәк өстәлләр артында телне саклап калу һәм аны үстерү турында   әнгәмәләр үткәрелде. Яшел Үзән районы  Акъегет урта мәктәбе мәктәптә проект эшчәнлеген тәгъдим итте  һәм бай эчтәлекле күргәзмә оештырды. 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле укытуда информацион технологияләрне куллану, 16 нчы мәктәп - укыту-тәрбия процесында альтернатив дәреслекләрне куллану буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 1нче лицейның халык уен кораллары оркестры татар моңнары белән форумның эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрде. Шулай ук форумда  Татарстан Респуликасы халыклар Ассамблеясе, Бөтендөнья  Татар конгрессы   башкама комитеты, югары уку йорты  фән эшлеклеләре, профессорлар катнашты.

Форум  Татарстан Республикасы фән һәм мәгарифе тарафыннан туган тел һәм әдәбият  укытучыларының  тәҗрибә уртаклашуын, иҗади эшләүче укытучыларның  хезмәтләрен бәяләүне, сәләтле балаларны барлау һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан  чыгып  үткәрелә.

Фоторепортаж



К списку новостей