• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Муниципаль фестиваль «Мәңге безнең йөрәкләрдә Тукай»

Опубликовано: 29.04.2013

Апрель ае - Тукай ае. Бу айда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чаралар бик күп уздырыла. 2013 елның 29 нчы апрелендә 3 нче гимназиядә “Мәңге безнең йөрәкләрдә Тукай” дигән муниципаль фестиваль оештырылды. Фестивальдә 3 нче гимназия укучыларыннан кала, 1, 4, 5, 7, 9, 10, 11, 14, 15, 16,  Васильево 1 нче кадет мәктәбе, Татар Танае, Күгеш, Норлат  урта мәктәпләре  укучылары катнашты.

Фестивальгә  күренекле татар композиторы, мәдәният эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев һәм  “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы чакырылды.

Чыгыш ясаучыларга Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы, Александр Сергеевич Филиппов  “Буранлы яшен” исемле  шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Килгән кунаклар  оештыручыларга  истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чыгыш ясаучыларга да, тамашачыларга да, килгән кунакларга да бу чара бик ошады. Барысы да күтәренке күңел белән таралыштылар.

Фоторепортаж



К списку новостей