Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Туган тел – халык байлыгы»/ «Родной язык – богатство народа»
Опубликовано: 16.02.202116 нчы февраль көнне 16 нчы мәктәптә күләмле чара узды. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 21 февраль – Халыкара туган телләр көненә багышланды. Сәхнәдә тамаша гөр килде: укучылар шәһәр территориясендә яшәүче халыкларның милли колоритын төрле яктан күрсәтергә тырыштылар. Яшел Үзән җирендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм көчен күрсәтеп, сәхнәгә бер-бер артлы милли бизәкләр – вокаль һәм хореографик төркемнәр чыкты.
Милли китапханә хезмәткәре Хакимова Фәния Габделбаровна укучыларны, кунакларны «Туган тел – халык байлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән каршы алды. Шулай ук бәйрәмгә Яшел Үзәннең Мирный бистәсендәге Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар педагоглары Хисамова Ризидә Мансуровна, Ярилкина Эльза Салиховна, Хөснетдинова Марина Юрьевна укучылары белән иҗади -музыкаль осталыклары белән уртаклаштылар: бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәделәр.
Чын байлык ул – безнең бердәмлек. Без үз йортыбызда – мәктәбебездә тату яшибез, үзебезнең гаилә учакларыбызда туган телләребезне саклыйбыз һәм башка милләтләрне хөрмәт итәбез.
16 февраля 2021 года в СОШ №16 состоялся праздник, посвященный «Году родных языков и народного единства».
Язык - это надежный инструмент, который объединяет людей одной нации, делает их единым целым. Именно язык нам представляет мир и учит его познавать!
К списку новостей








