• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләренең ата – аналар конференциясе

Опубликовано: 11.04.2013

11 нче апрель көнне 1нче лицейдә “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дигән тема астында Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләренең ата - аналар конференциясе булып узды. Конференциянең максаты мәктәпләрдә укучыларның ана теленнән белем бирүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, эчтәлеген яхшырту, укытуны заман таләпләре югарылыгына кую, балаларны туган телгә өйрәтү – ата-аналарның гражданлык бурычы икәнлеген аңлату иде. Конференциядә шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән ата-аналар, укытучылар, мөхтәрәм кунакларыбыз шәһәребезнең милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, “Тукай” фонды директоры Клара Мәрдән кызы Филиппова, мәгълүмати – методик үзәк директоры Роза Әбрар кызы Сәлахова,  Яшел Үзән шәһәре имам – мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, “Тынычлык” мәчетенең имам хатыйбы Сәфәрханов Габделхәким һәм башка мөхтәрәм кунакларыбыз катнашты. Туган телне өйрәтүне көчәйтү һәм белем бирүнең эчтәлеген яңарту максатында татар телен дәүләт теле буларак укытуның торышы, тел өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары, уңышлары, проблемалары уртага салып сөйләшенде, төрле тәкъдимнәр, киңәшләр тыңланылды. Мәгълүмати – методик үзәк директоры Роза Әбрар кызы Сәлахова әти-әниләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу нәтиҗәле һәм файдалы узды.

Фоторепортаж



К списку новостей