• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзәндә “ТАССРның 100-еллыгына -100 чигү үрнәге” дип аталган онлайн күргәзмә-бәйге

Опубликовано: 11.06.2020

 

Кул эшенең киң таралган бер төре-чигү. Аныңкүпгасырлыктарихы бар. Гасырлар буе чигү кием-салымһәмкөнкүрешәйберләребизәүнеңаерылгысызберөлешебулыпкилгән.Чигү эшен җитен, йон, төсле ефәк җепләр, металл (алтынлы, көмешле) җепләр белән, шулай ук, сәйлән, мәрҗән, ялтыравыклы сәдәпләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр.

XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирлектә шөгыльләнгәннәр. Кызбалаларныкулэшенә: эрләү, туку,чигү, челтәрбәйләүгәөйрәтүне 5 яшьтәнүкбашлаганнар.Кулланылышына карап (күлмәк, алъяпкыч, сөлге-тастымал, эскәтер һ.б.), һәр әйбер үзенә генә хас декоратив бизәкләр белән чигелгән. Халык үзенчәлекле чигеш алымнарын, колоритын (төсләр балкышын) һәм орнаментларын булдырган.

Халкыбызның милли мирасын саклау, милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан июнь аенда Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” оешмасы, Яшел Үзән мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “ТАССРның 100-еллыгына-100 чигү үрнәге” дип аталган муниципаль онлайн күргәзмә-бәйгесеЯшел Үзән районының Осиново гимназиясендә үткәрелде.

Бәйге-күргәзмә 6 номинациядә оештырылды: “Аркыландырып чигү”, “Шома чигү”, “Ленталы белән чигү”, “Коверлы чигү”, “Сәйлән белән чигү”, “Тамбурлы чигү”.

Дүрт төркемгә бүлеп үткәрелде: 4 яшьтән 7 яшькә; 8 яшьтән 14 яшькә; 15 яшьтән 17 яшькә; өлкәннәр (педагоглар,тәрбиячеләр).Күргәзмәгә 230 эш кул эше куелган иде. Барлык эшләр дә күз явын алырлык, күңел җылысы салынган.

Компетентлы хаять әгъзалары бәя биргәннән соң, Васильево бистәсенең 3 номерлы мәктәбеннән Сафина Фиягөл Зәки кызы һәм 31 нче номерлы “Чишмә” балалар бакчасыннан Низамова Элвира Зөфәр кызының эшләреГран-прига лаек булды.

Бу чараның киң кырлы, тирән эчтәлекле булуын, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы ассызыклап үтте һәм югары бәя бирде. Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Осиново гимназиясең

уку-укыту буенча

 директор урынбасары     

Гибадуллина Г.И.



К списку новостей