• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яңа стандартларга яңа таләпләр

Опубликовано: 15.03.2013

2013 нче елның 15 нче мартында Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә “Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр” дип исемләнгән Татарстан Республикасының ана теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте. Семинар Биектау, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Буа, Лаеш, Ютазы, Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Спас, Чүпрәле, Питрәч, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары, Казан шәһәре мөгаллимнәрен бергә туплады.

Семинарны Яшел Үзән башкарма комитетының мәгариф идарәсенә караган мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече  Р.А. Мостафина ачып җибәрде. Ул бүгенге мәгарифнең көн кадагы булган белем бирүнең яңа буын федераль стандартларына күчү үзенчәлекләрен һәм бу юнәлештә Яшел Үзән мәктәпләренең эшчәнлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире  Зиннәтуллин Рәиф Кәримуллович  яңа буын стандартларга керү шартларында заманча дәрескә куелган таләпләр, татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә дәүләт сәясәте, уку – укыту эшчәнлеген оештыруга якын килү турында чыгыш ясады.

Бу чараның төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт иде: белем бирү процессының төп вәкиле булган укучы һәм укытучының компетенциясен үстерү, ана телендә белем бирүче мәктәпләрнең эшчәнлеген камилләштерү, компетенцияне формалаштыруда туган төп проблемаларны уртага салып сөйләшү, Яшел Үзән шәһәре мәктәпләрендә тормышка ашырылган уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, дәресләрдә укучы эшчәнлегенә төп әһәмият бирелде, ә укытучы исә ярдәмче - консультант ролендә генә булды. Хәзер яңа  буын стандартлары дәрес - конспектлар урынына технологик карталар төзүне бурыч итеп куя. Осталык дәресләрендә укытучыларга шушы карталарны төзеп карарга мөмкинлек бирелде, методик ярдәм күрсәтелде.

Түгәрәк өстәл янында Казан(Идел буе) федераль университетыннан килгән галимнәр белән аралашу, киңәшләшү, борчыган проблемаларны чишү мөмкинлеге тудырылды. Алар каршысында филология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Төркиянең Тел гыйлеме институты әгъза - корреспонденты Юсупов Ф. Ю, Казан (Идел буе) федераль университетының доцентлары  Хисамов О.Р., Юсупова Н.М., Гомәров И.Г., Мирхәев Р.Ф. үзәк тема буенча чыгыш ясадылар.

Семинарда катнашучылар бу чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыклады.

Фоторепортаж



К списку новостей