• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзән районы мәгариф оешмаларында дистанцион белем бирү

Опубликовано: 17.04.2020

 

Дистанцион укуга күчү, беренче карашка, тормышка ашыра алмаслык булып тоелса да, без укучыларга белемне уку – укытуны төрле формаларын кулланып җиткерәбез. Дистанцион уку һәм укыту өчен безнең укытучлар һәм укучылар техника (компьютер, ноутбук, планшетлар) белән тәэмин ителгән. Социальхәле авырырак булган, шулай ук күп балалы гаиләләргә ноутбуклар, планшетлар  бирелде.

Һәр иртәдә, дәресләр башланырга 15 минут кала, сыйныф җитәкчеләре укучыларның дәрескә әзерлеген контрольда тота, мониторинг ясый.

Дәресләр норматив документларга туры китереп төрле платформаларда: «Универсариум», «Россия электрон мәктәбе», «Мобиль электрон белем бирү», «Ачык мәктәп», «Учи.ру», «Якласс», электрон белем бирү ресурслары кулланып оештырыла. Шулай ук edu.tatar.ru  да укучы битеннән укытучының факультативына языла ала. Укытучы анда төрле биремнәр, видеоларга сылтамалар беркетә ала. Моннан тыш, инфоурок, педсовет.ру, копилкауроков.ру һ.б. сайтларда төрле викториналар, тестлар, конкурслар шактый. Укытучылар өчен виртуаль методик бергәлекләр эшләп тора.

Дистанцион уку – укыту гадәти дәрес кенә булмаганга укытучылардан да, укучылардан да зур әзерлек сорый. Шул ук вакытта укучыларның белем сыйфаты түбәнәймәсме икән дигән борчу да бар.

Тик шулай да, укучыларыбыз күбрәк мәгълүматны укытучыны күреп кабул итәргә күнеккән. Шуңа күрә, мөмкин булган кадәр дәресне ZOOM платформасы аркылы алып барыла. Әлеге платформа укытучы һәм укучыга бер – берсен күреп сөйләшергә мөмкинлек бирә. Дистанцион уку – һәммәбез өчен дә үзенә күрә бер сынау булды.  Әлеге сынауны уңышлы гына үтеп чыгып, замана белән бер адымнан атларга әзер икәнлегебезне исбатлый алырбыз дип ышанабыз.



К списку новостей