• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

«XXI гасырда мәгариф: традицияләр һәм инновацияләр» төбәкара фәнни-гамәли конференция

Опубликовано: 12.03.2013

2013 нче елның 12 нче мартында Норлат урта белем бирү мәктәбендә «XXI гасырда мәгариф: традицияләр һәм инновацияләр» дигән темага II нче төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда  ЮНЕСКО халыкара мәдәният институтыннан, «Бөтендөнья татар конгрессы» башкарма комитетыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Казан (Идел буе) Федераль университетыннан, төрле газета-журналлар редакциясеннән вәкилләр килгән иде.

Фәнни-гамәли конференция төркемнәргә бүленеп үткәрелде. Татарстан Республикасының төрле мәктәпләреннән, күрше Чувашия Республикасыннан килгән укытучылар һәм укучылар үзләренең эшләрен якладылар. Барлык укучылар да зур әзерлек белән килгәннәр: рефератлар язганнар, эзләнү-тикшеренү эшләре башкарганнар, презентацияләр төзегәннәр.

Яклау эшләре тәмамлангач, нәтиҗәләрне игълан итү өчен, бөтен кунаклар актлар залына җыелды. Төркем җитәкчеләре җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырдылар. II төбәкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәле һәм уңышлы үтте.

Фоторепортаж



К списку новостей