Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык
Опубликовано: 19.02.2013Халыкның күңеленә җуелмас тирән эз калдырган бөек исемнәр була. Заманнар узу белән, төрле төшенчәләр билгеле бер башка мәгънә ала барган чорда, алар тоныкланмыйлар, киресенчә, халык телендә горурлык белән әйтелә торган кадерле исемгә әйләнәләр. Халык аның исемендә үзенең намусын, данын, гаделлек һәм Ватанына бирелгәнлек сыйфатларын таный.
Шушы көннәрдә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге татар халкының намусы һәм йөз аклыгы булган нәкъ шундый каһарман улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үтә. Яшел Үзән муниципаль белем бирү учреждениеләрендә, бу датага багышлап, кичәләр, сыйныф сәгатьләре, иҗади иншалар конкурслары үткәрелде. Шул уңайдан 19 нчы февраль көнне шәһәребезнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Исемең калсын, үзең үлсәң дә. Тарихларда укып ятларлык” исемле муниципаль иҗат бәйгесе булып узды. Тантаналы чарада Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең баш белгече Мостафина Рәйхан Абдулла кызы, Идел буе Федераль университетының филология факультеты деканы Хисамов Олег Ришат улы катнашты. Мәртәбәле жюри составында Яшел Үзән шәһәре өстәмә белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы Ботенкова Анфиса Хәлил кызы, 9 нчы лицейның музыка укытучысы Курмаева Римма Марсовна, “Яшел Үзән” гәҗите журналисты Әлифел Таразова, шәһәр һәм район мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Зәйнуллина Резидә Кәрим кызы эшләде. Алар балаларның чыгышларына югары бәя бирделәр. Һәр номинациядә урыннар билгеләнде. Кичә-бәйге бик зур бәйрәм рухында узды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән илле бала әлеге бәйгегә үзләренең иҗат номерлары белән килгәннәр иде. Милли костюмнар, татар моңы бәйрәмгә тагын да бер матурлык өстәде. Нигезләмә буенча бәйгедә “Муса Җәлил шигырләрен сәнгатьле сөйләүче” һәм “ Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларны иң оста башкаручы” номинацияләре буенча көч сынаштылыр. Җыр һәм театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барган бу кичәне барлык укучылар һәм укытучылар йотылып карап утырдылар. Сәхнә осталыгы буенча чын сабак алдылар. Балаларга М. Җәлил мирасын җиткерүдә, аларны сөйләм сәнгатенә өйрәтүдә булышлыклары өчен, мөгаллимнәргә рәхмәт белдерелде.
Килгән кунаклар әлеге бәйгенең бүгенге көндә бәяләп бетергесез тәрбияви әһәмияткә ия булганлыгын һәм балаларыбызның күңелләренә тирән уелып калганлыгын ассызыкладылар. Бәйге-кичәне тирән эчтәлекле, зәвык белән оештырган 16 нчы мәктәп укытучылар һәм оештыручылар коллективына олы рәхмәт беледерелә.
К списку новостей








