Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Каюм Насыйри укулары
Опубликовано: 01.03.20132013 нче елның 1 нче мартында Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара фәнни-гамәли укулары булып үтте. Анда Татарстан Республикасы һәм Президент аппаратыннан, Министрлар аппаратыннан, “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитетыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Казан (Идел буе) Федераль университетыннан, К.Насыйри музееннан, төрле газета-журналлар редакциясеннән вәкилләр, югары уку йортларыннан студентлар килгән иде. Татарстан Республикасының төрле мәктәпләреннән, күрше Чувашия, Мари иле һ.б. төбәкләрдән килгән укучылар үзләренең эшләрен һәйәт әгъзалары каршында якладылар. Фәнни-гамәли укулар төркемнәргә бүленеп үткәрелде: татар филологиясе, туган якны өйрәнү, ономастика, рус һәм чит телләр филологиясе, биология, экология, химия, география, математика, физика, тарих, декоратив-гамәли сәнгать һ.б.
Барлык укучылар да зур әзерлек белән килгәннәр: рефератлар язганнар, эзләнү-тикшеренү эшләре башкарганнар, презентацияләр төзегәннәр. Якташыбыз Каюм Насыйри хезмәтләренә таянып башкарган эшләр дә шактый.
Яклау эшләре тәмамлангач, нәтиҗәләрне игълан итү өчен, бөтен кунаклар актлар залына җыелды. Төркем җитәкчеләре җиңүчеләргә Мактау грамоталары, ә оештыручылар аларга китап, чәкчәк, торт бүләк иттеләр. Тәнәфес вакытында “Сорнай” төркеме, Казан шәһәрендә укучы Кытай татарлары җырлады. Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара фәнни-гамәли укулары нәтиҗәле һәм уңышлы тәмамланды.
К списку новостей








