• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Ләбиб Лерон белән очрашу

Опубликовано: 28.02.2013

28 февраль көнне 3 нче гимназиядә үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган балалар шагыйре, Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты Ләбиб Лерон белән очрашу булды. Очрашуда 5 нче класс балалары һәм татар теле укытучылары катнашты. Л.Лерон үзенең шигырьләрен, хикәяләрен укыды, ничек шигырь яза башлавы турында сөйләде. Шигырь артыннан шигырь яңгырады. Кичәдә балалар шагыйрьнең   яттан “Супермалай”, “Кем кайда яши”, “Нәни димәгез миңа “, “Кышкы иртә”  һәм башка бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ә 5 г классыннан Антон Успенский “Хәерле иртә” шигырен рус теленә тәрҗемә иткән. Ачык күңелле, җиңел аралашучан, җитез акыллы  гимназия балаларын үзе дә яратып өлгерде шагыйрь, аларның  көтелмәгән акыллы сорауларына җавап биреп ләззәтләнде, автографлар бирде. Бу мәктәптә блаларның татар телен яратулары бер дә гаҗәп түгел: аларның укытучылары  - Адиятуллина М.Х , Сибгатуллина Ф.Ф., Ахмедова Э.А., Халитова Л. Х. Бу очрашу балалар күңелендә бик озак сакланыр. Очрашуны милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Минһаҗева М.К., медиатека мөдире Оченева А.Р., татар теле   укытучысы Адиятуллина М.Х. оештырдылар.

Фоторепортаж



К списку новостей