• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Шагыйрь мирасы – рухи азык

Опубликовано: 20.02.2013

20 нче февральдә Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган муниципаль Шигырь уку бәйгесе булып узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 50 дән артык  укучы көч сынашты.

Бәйрәмгә “Ялкын” журналы хезмәткәре Луиза Шарованың килүе ямь өстенә ямь бирде. Ул үзе дә шигырьләр язарга ярата, шуңа күрә укучыларга киңәшләрен бирде, иҗат белән дуслашырга өндәде, “Ялкын” журналының чын дуслары булуларын теләде.

Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре:

 “Иң сәләтле шигырь авторы” номинациясе:

- Мөбәрәкшин Камил, 4 нче сыйныф, 17 нче гомуми төп белем бирү мәктәбе;

- Гыйлаҗев Айрат, 8 нче сыйныф, Норлат мәктәбе;

- Әсәдуллина Лилия, 10 нчы сыйныф, 10 нчы гимназия.

- Иванова Ангелина, 10 нчы сыйныф (рус төркеме), Осиново бистәсенең  Карпов исемендәге мәктәбе.

“Иң оста сөйләүче” номинациясе:

- Хәсәнҗанова Айгөл, 2 нче сыйныф, 3 нче номерлы Васильево мәктәбе;

- Зәйнуллин Илназ, 5 нче сыйныф, 15 нче мәктәп;

- Гыймадиев Илнар, 10 нчы сыйныф, Татар Танае мәктәбе.

“Яшь шагыйрьләр иҗатын өйрәнү” номинациясе:

- Фәйзуллин Булат, 3 нче сыйныф,  3 нче номерлы Васильево мәктәбе;

- Гарифуллин Марсель, 5 нче сыйныф, 9 нчы лицей;

- Ибятов Динар, 9 нчы сыйныф, 15 нче сыйныф.

- Гордеева Анастасия, 8 нче сыйныф (рус төркеме), 7 нче номерлы мәктәп.

Яшел Үзән данын яклар өчен иң - иңнәр арасыннан тагын Гран – прига лаек укучы итеп, 1 нче лицейның 8 нче сыйныф укучысы Сафина Гөлия билгеләнде. Аңа республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телибез.

Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.   Бәйгедә катнашкан   балалар бөек шагыйрьгә баш иеп, рухи азык туплап, күңелләрен баетып, тагын бер тапкыр туган телебезнең бөеклегенә  соклану мөмкинчелеге алдылар.

Фоторепортаж



К списку новостей