Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Сәмрух» ел премиясенең «Ел Клубы» номинациясендә сайлап алу туры үткәрелде
Опубликовано: 24.01.201815 нче гыйнвар көнне Сәләт йортында «Сәмрух 2017» ел премиясенең «Ел Клубы» номинациясендә сайлап алу туры үткәрелде. Билгеле булганча, чараның төп максаты булып Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, Сәләт проектларын оештыручыларга, партнерларга, укытучыларга рәхмәт белдерү тора. Чараны «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов ачып җибәрде. Катнашучыларга уңышлар теләде, жюри әгъзаларына мөрәҗәгать итте, ә кунакларга рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, «Сәмрух» премиясе Сәләт өчен бик кирәкле чара: ул Сәләтне дә сәләтлеләрне дә үстерә, киләчәк өчен нигез булып тора.
Бу мәртәбәле чарада Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәпнең «Сәләт Клубы» катнашты. Шәһәребезнең Сәләт хәрәкәтендә районыбыз мәктәпләреннән сәләтле балалар даими катнашалар. Җитәкчеләре Тимерхан Шәйхетдинов бу юнәлештә зур эш алып бара.
Укучыларыбыз «Сәмрух 2017» ел премиясенең «Ел Клубы» номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар.
К списку новостей








