Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Яшел Үзәндә Җәлил укулары
Опубликовано: 21.02.201721 февральдә Яшел Үзән шәһәренең 14 нче лицеенда патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, Үлгәннән соң да үлмәслек булсын!» дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесе узды.
Бөйгене оештыручылар: мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын – кызлар оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе, 14 нче лицей, 15 нче мәктәп.
Бәйгенең максаты - татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау һәм популярлаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү, укучыларда милли үзаң, горурлык һәм эстетик зәвык сыйфатларын үстерү,балаларда патриотик хис һәм толерантлык тәрбияләү,сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.
Бәйгедә мәктәп укучылары М. Җәлил шигырьләре, М. Җәлилгә багышланган башка автор шигырләре һәм узләре иҗат иткән шигырьләре белән бик уңышлы чыгыш ясадылар. Халкыбызның олуг шәхесе иҗатын өйрәнеп, аның шигырьләрен йөрәге аша үткәреп, чарага килгән кунакларны, чыгыш ясаучыларны шатлык һәм горурлык хисләрен уятырлык нәфис сүз осталары укуларда көч сынашты.
Бәйгедә 86 укучы катнашты. Укучыларның чыгышларын дәрәҗәле комиссия - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы; «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы; Татарстан Язучылар бүлеге әгъзасы Гөлнур Корбанова; шагыйрә Әхтәмова Җәмилә Рәфхәт кызы; мәгариф идарәсе методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы; «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Завилевская Илсөя Мансур кызы; Үзәк китапханә хезмәткәрләре Зыятдинова Айсылу Равил кызы һәм Нурмөхәммәтова Лилия Равил кызы бәяләделәр.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең I, II,III дәрәҗәле дипломнары, истәлекле бүләкләр һәм катнашкан һәр укучыга шәһадәтнамә тапшырылды.
К списку новостей








