Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Тукай-халыкныкы, халык -Тукайныкы»
Опубликовано: 04.05.201629 нчы апрель көнне шәһәребезнең А.С. Пушкин исемендәге лицейда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган апрель ае буе уздырылган чараларга йомгак ясалды. “Тукай-халыкныкы, халык-Тукайныкы” исемле тантаналы кичә үтте.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Афанасьева Рәисә Вәли кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының милли - мәдәни үзәк җитәкчесе, Тукай фонды филиалы директоры Филиппова Клара Мәрдән кызы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Татарстан Язучылар берлегенең киңәшчесе, язучы, драматург Гафур Каюмов, Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы, Яшел Үзән мөслимәләр җәмгыяте әгъзалары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, балалар бакчалары катнашты.
Тантана алдыннан кунаклар лицей укучылары белән очраштылар, А.С.Пушкин исемендәге лицейда Габдулла Тукай иҗатын яхшы белүләренә сөенделәр.
Бәйрәм тантанасы актлар залында дәвам итте. Шушы бәйрәмдә район күләмендә Габдулла Тукайга багышлап үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүче балаларыбыз чыгыш ясадылар, Тукайга багышлап язган шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим иттеләр. Тантанабыз «Туган тел» җырын укучыларыбыз тарафыннан шулай ук татар, рус һәм инглиз телләрендә башкару белән тәмамланды.
К списку новостей








