Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Республика семинары: Җирле төбәк материалларыннан уңышлы файдалану – укыту һәм тәрбия өлкәсендә төп чыганак.
Опубликовано: 20.02.201616 нчы февраль көнне Мирный бистәсенең 16 нчы мәктәбендә Казан (Идел буе) федералҗ университеты белән берлектә “Яңа федераль стандартларга күчү шартларында дәресләрдә җирле материаллардан файдалану“ дигән темага республика семинары үтте. Семинар татар телендә гомуми белем бирүче мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен оештырылган иде. Семинарны мәктәп директоры Сәйфетдинов Рөстәм Равил улы ачты һәм бүгенге заман шартларында “Федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.” , - дигән хәлиткеч мәсьәләгә үз чыгышында басым ясады. Шулай ук семинарда КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Гатин Аскар Александрович, Яшел Үзән шәһәре мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы катнаштылар.
Дәресләрдә җирле материаллардан файдаланып, укучыларның фикер йөртүләрен үстерү, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү максат итеп куелган иде. Семинарда Гайсина С.И., Миннегәрәева Г.Х., Шәвәлиева А.Н., Садыйкова А.А., Гаязов Л.Д.,Хәлилова Л.К.,Галиуллина А.И., Хәйретдинова Н.И., Хәйруллина Т.М. төрле фәннәрдән семинар темасын асылда яхшы итеп ачучы ачык дәресләр, ә Бикмехаметова С.Г. “Якташ әфганчылар истәлегенә” исемле тәрбия сәгате уздырдылар. Әлеге чарага Әфган җирендә хезмәт итеп, яраланып кайткан, сугыш яраларын бүгенгә кадәр тәннәрендә йөртүче сугышчы-ветеран Бикмөхәммәтов Илфар Илдус улы һәм шул сугышта ирен югалтып тол калган, Яшел Үзәндә Әфган сугышы ветераннарының “Хәрби бердәмлек” оешмасы әгъзасы Бариева Фирая Вәгыйзовна кызы катнаштылар. Мәктәбебезнең педагог-оештыручы Садриева Д.С. һәм өстәмә белем бирү укытучысы Хәмидуллина С.В. Яшел Үзән төбәгенннән чыккан атаклы шәхесләр турында, Татарстанның атказанган артисты Ринат Шаһидуллин катнашы белән музыкаль чара тәкъдир ителде. Дәресләрдән соң укытучылар белән түгәрәк өстәл артында методик берләшмә утырышы үткәрелде, дәресләргә анализ ясалды. Кунаклар укытучыларның хезмәтләрен югары бәяләделәр, мәгълүмати технологияләрне файдалануларын, укучыларның сөйләм телен үстерү, дәүләт имтиханнарына әзерләү эшен билгеләп үттеләр.Фикер алышуда мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең методисты Сәләхова Р.Ә. “Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага райондагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, укытучыларның эшчәнлеге, эшләү юнәлешләре белән таныштырып узды. Кунаклар узган семинар турында җылы фикерләрен әйттеләр һәм үзләре өчен дә кирәкле мәгълүматлар алулары турынла әйттеләр.
К списку новостей








