Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Галиев Ранил - ТАТАРСТАН ЧЕМПИОНЫ 29.02.2020

2020 нче елның 29 нче февралендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан милли көрәш бәйгесе узды. Укучыбыз Галиев Ранил үз авырлыгында ТАТАРСТАН ЧЕМПИОНЫ исемен яулады.
КОТЛЫЙБЫЗ һәм ГОРУРЛАНАБЫЗ!!!
-
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә 28.02.2020

25 нче февраль көнне мәктәптә "Антым белән илне якладым" исемле әдәби кичә үтте. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 114 ел тулу көненә багышланган. Китапханәче Венера Гумеровна М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.
Кичәдә 7 нче сыйныф укучысы Вахитов Булат “Табут” шигырен искиткеч матур укыды.
-
"Әлифба бәйрәме" 28.02.2020

28нче февраль көнне “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. 1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар, “Белем иле”нең «Әлифба», «Азбука» тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.
-
Әдип Әлмир белән очрашу һәм клублар эшчәнлегендә уртак җаваплылык хакында килешү 21.02.2020 19 нчы февральдә “Сәләт” йортында “Сәләт” клубларының төбәк оешмалары җитәкчеләре катнашында зур очрашу узды. Әлеге оешмалар җитәкчеләре әдип Әлмир белән очраштылар һәм клублар эшчәнлегендә уртак җаваплылык хакында килешүләр имзаладылар.

-
Спортивные состязания 21.02.2020

21 февраля юнармейцы 7-х классов приняли участие в спортивных состязаниях, посвященных Дню защитника Отечества.
-
“Ягез әле, Әтилэр!” 20.02.2020

20 нче февральдә мәктәбебездә Ватан саклаучылар Көненә карата “Ягез әле, Әтилэр!”бәйгесе үтте. Әтиләр ярышты, бер-беребез белән аралашып күңел ачтык, биедек, җырладык, бәйрәм иттек.
Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә нык исәнлек, эшләрегездә уңышлар, сабырлык, балаларыгызның игелеген күреп, алар белән горурланып яшәвегезне телибез. Һәрвакыт шулай көчле, нык, хезмәт сөючән, гаиләнең терәге, балаларыгызга үрнәк әтиләр булып калыгыз.
-
Смотр строя и песни 20.02.2020

20 февраля состоялся муниципальный смотр строя и песни в рамках II Спартакиады юнармейских отрядов ЗМР "Орлята Победы". На смотре достойно показали себя юнармейцы 7-11 кл. нашей школы. Куратор отряда Калятьева Л.Б.
-
«Сәләт-Яшел Үзән» клубы - «Сәмрух-2019» ел премиясендә «Ел клубы» -номинациясендә җиңде! 19.02.2020

19 нчы февраль көнне (2020 ел) Сәләт «Пирамида» концертлар залын кыздырды. «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды бит монда!
Билгеле булганча, чараның төп максаты булып Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, Сәләт проектларын оештыручыларга, партнерларга, укытучыларга рәхмәт белдерү тора. Тантананы Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. «Рөстәм Нургалиевич һәм аның командасына рәхмәт! Монда килгән барыгызга да, барыбызга да бик зур рәхмәт! Бүген, чыннан да, бәйрәм. Безнең күңелебездә көн саен бәйрәм, чөнки менә бу зур бәйрәм булсын өчен, без көн дә үзебезнең проектларыбызны тормышка ашырабыз, бергә җыелабыз, бергә фикер йөртәбез, бергә үсәбез. Һәм менә елга бер мәртәбә шушылай җыелабыз. Бу инде традициягә әйләнде, бишенче мәртәбә үзебезнең иң-иңнәрне, иң акыллы, иң җитезләрне, иң көчлеләрне алга чыгарып алкышлыйбыз, котлыйбыз. Бүгенге чараның мөһимлеген шуннан белеп була. Рәхмәтемне монда килгән ата-аналарга да әйтәм – шулардан башлана бит. Аккош оясында аккош туа. Рәхмәт сезгә шундый балалар үстергәнегез өчен!» - дип сөйләде ул. (дэвамы)
-
Әфганчылар белән очрашу 19.02.2020 15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. 2020 нче елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 31 ел булды. Шул уңайдан 18 нче февраль көнне мәктәбебездә “Әфганстан-йөрәк ярам!”-дип аталган класстан тыш чара үтте. Чарада 3, 5-9 нче сыйныф укучылары, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Шәмсетдинов Х.С. һәм Гибасев Р.М. катнашты.Алар хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Һәм укучыларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үттеләр. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.

-
Классные часы по истории ТАССР 17.02.2020

С 10 по 17 февраля состоялись классные часы по истории ТАССР, посвященные 100-летию ТАССР.











