Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Танцевальный батл/Бию батл 19.10.2021

В этом году праздник осени по желанию активистов клуба «Сэлэт – Яшел узэн» было предложено в форме танцевального батла. Танцевальный батл – это особенный вид состязания, во время которого участники по очереди импровизируют на одном танцполе. Батл – битва, которую выигрывают при помощи таланта и мастерства. 19 октября ученики 8-11 классов состязались в танце.
Бүген, 19 нчы октябрьда бездә бик кызу булды. Ни өчен дисәгез, без клубта 8-11 сыйныфлар арасында "Бию баттл»ы уздырдык. Заманча музыка дәрте кәефләрне күтәрде, бәйгедә 9 Б җиңде
-
Экскурсия в Йошкар-Олу/Йошкар-Олага экскурсия 16.10.2021

15 октября учащиеся 5а и 7а классов посетили красивый город Йошкар Ола. В этом городе учащиеся побывали в самом сладком музее- музее шоколада. Послушали в нем интереснейшую информацию об истории возникновения шоколада и посетили мастер- класс по изготовлению шоколада. Довольные и радостные, со сладкими подарками, изготовленными своими руками, прошли по набережной реки Кокшага, посмотрели красивые места города.
15 октябрь көнне 5а һәм 7а сыйныф укучылары Йошкар-Ола шәһәренә бардылар. Бу шәһәрдә укучылар Иң татлы музей - шоколад музеенда булдылар. Анда шоколад барлыкка килү тарихы турында кызыклы мәгълүмат тыңладылар һәм шоколад ясау буенча мастер-класс карадылар. Үз куллары белән ясалган татлы бүләкләр белән канәгатьләр Кокшага елгасы яры буйлап уздылар, шәһәрнең матур урыннарын карадылар.
-
3Б сыйныфы Казанда, милли музеенда экскурсиядә /3б В Казанском национальном музее 15.10.2021

14 нче октябрьда 3 Б сыйныфы Казанга, милли музейга экскурсиягә барды.
Экскурсия проходит в экспозиции, созданной на основе обширного археологического собрания музея и раскрывает повседневную жизнь и основные занятия древнего населения края. Ребята познакомились с историей края, раритетами дворянской бытовой культуры «блестящего» века, богатой коллекцией
-
“Услышав как звучат цветы…” литературное кафе 15.10.2021

15 октября нас пригласили в национально-краеведческую библиотеку им. Ф Шафигуллина на литературное кафе к 70-летию поэта Р.Бухараева. Заведующая библиотекой Зиятдинова А.Р. подготовила для ребят 10А выставку из его книг и презентацию по жизненному пути поэта. Наши ученики тоже приняли активное участие, читали его замечательные стихи.
-
«ТӘЭСИР» Татар видеороликлары бәйгесенә НИГЕЗЛӘМӘ 08.10.2021

1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге Нигезләмә татар телендә яки татар теле турында төшерелгән
видеороликлар авторлары арасында уздырыла торган «Тәэсир»
республикакүләм бәйгесен оештыру һәм үткәрү тәртибен, анда катнашу
шартларын билгели.
1.2. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар
телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия)
ярдәме белән уздырыла.
1.3. Бәйгене оештыручы – «Матбугат.ру» порталы (алга таба –
Оештыручы).
2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары
2.1. Бәйге видеороликлар аша туган телне популярлаштыру максатында
оештырыла.
2.2. Бәйгенең бурычлары:
- Интернетта, социаль челтәрләрдә татар телен куллану даирәсен киңәйтү;
- татар телендә яки татар теле турында видеороликлар төшерүчеләрне
барлау.
3. Бәйгедә катнашу шартлары
3.1. Бәйгедә видеоролик төшерүче һәр кеше катнаша ала.
3.2. Бәйгедә катнашуда территориаль яктан чикләүләр юк.
3.3. Бер айда бер автор иң күбе 3 видеоролик белән катнаша ала.
3.4. Һәр видероликның дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш.
3.5. Бәйгедә катнашучыларга таләпләр:
- 14 яшьтән өлкән булу;
- татарча ролик яки татар теле турында рус телендә ролик төшерү;
- бәйгедә коммерцияле татарча реклама роликлары да катнаша ала;
- бер үк катнашучы бәйгедә берничә тапкыр, әмма һәрвакыт яңа роликлар
белән катнаша ала;
- жюри әгъзалары бәйгедә катнаша алмый.
3.6. Эшләрне бәяләү критерийлары:
- эшнең бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;
- татар телле роликларда татар теленең камиллеге;
- идея оригинальлеге;
- ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви
булуы;
- техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.)
4. Эшләрне бәйгегә җибәрү тәртибе:
4.1. Эшләр bayge.tatar@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
4.2. Эшләрне тапшырганда күрсәтергә тиешле мәгълүмат:
- канташучының исеме, фамилиясе, атасының исеме;
- катнашучының телефон номеры;
- видеога сылтама (эшләр файл буларак кабул ителми);
- ролик турында кыскача мәгълүмат (мәҗбүри түгел).
4.3. Бәйгедә катнашырга теләүченең bayge.tatar@mail.ru электрон
адресына хат җибәрүе әлеге Нигезләмә белән тулысынча килешүен һәм
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль канун (Федеральный закон от
27.07.2006 №152-ФЗ «О персональных данных») нигезендә шәхси
мәгълүматларын кулланырга рөхсәт бирүен раслый.
4.4. Видеоролик авторының бәйгедә катнашуы факты – конфиденциаль
мәгълүмат түгел һәм бәйгенең рәсми сайтында, массакүләм мәгълүмат
чараларында күрсәтелергә мөмкин.
4.5. Видеороликның авторы әлеге видеороликны Интернетта, социаль
челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгедә катнашу
нисбәтеннән трансляцияләргә рөхсәт бирә.
4.6. Бәйгедә катнашуга тәкъдим ителгән видеороликларда авторлык
хокуклары яки башка юридик нормалар бозылуы очраклары өчен ролик
авторы җаваплы, Комиссия һәм бәйгене Оештыручы җаваплы түгел.
5. Жюри
5.1. Комиссия тарафыннан 5 кешедән торган жюри төзелә. Жюри
составына рәис һәм жюри әгъзалары керә.
5.2. Җибәрелгән эшләрне бәйгедә катнашуга кабул итү-итмәүне жюри
мөстәкыйль рәвештә хәл итә.
5.3. Жюри утырышында кимендә 3 (өч) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы
дип санала.
5.4. Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар бирү саннары
тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч санала.
6. Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү
6.1. Бәйгедә ай саен 3 җиңүче билгеләнә.
6.2. Беренче урынга – 50000 сум, икенче урынга – 30000 сум, өченче
урынга – 20000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.
6.3. Еллык нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр арасында 3 гран-при билгеләнә.
Аларга истәлекле дипломнар тапшырыла.
7. Бәйгене үткәрү сроклары
7.1. Бәйгегә гаризалар һәр айның 20нче числосына кадәр кабул ителә.
7.2. Жюри айның 30 числосына кадәр җиңүчеләрне билгели.
7.3. Айның җиңүчеләре киләсе айның 5нче числосына кадәр игълан ителә.
7.4. Бәйге 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.
7.5. Җиңүчеләр исемлеге Интернет челтәрендә https://matbugat.ru/ адресы
буенча урнашкан Оештыручының рәсми сайтында һәм https://bayge.tatar/
адресы буенча бәйгенең рәсми сайтында игълан ителә.
8. Бәйгене оештыручының бурычлары:
- Эшләрне кабул итү;
- Эшләрнең бәйге таләпләренә туры килүен тикшерү;
- Жюри туплау һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү;
- Бәйгенең документациясен алып бару;
- Массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә булу;
- Җиңүчеләрне бүләкләү.
9. Йомгаклау нигезләмәләре
9.1. Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премияләр бәйгегә бирелгән акчалар
исәбеннән түләнә.
9.2. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Комиссия рәисе белән
килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.
9.3. Бәйгенең Интернетта рәсми бите: https://bayge.tatar /.
-
Рейд отряда ЮИД 07.10.2021

7 октября отряд ЮИД совместно с инспектором ОГИБДД провели рейд ВНИМАНИЕ: ПОЖИЛЫЕ ЛЮДИ НА ДОРОГАХ!
В ходе рейда нарушителей обнаружено не было.
-
Укытучылар көне белән \ С днем учителя 05.10.2021

5 нче октябрьдә Рәсәй укытучыларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.
Бу көнне безнең мәктәбебезәдә дә бәйрәм хисе хөкем сөрде. Укытучыларны 8 нче сыйныф укучылары чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Югары сыйныф укучылары үзләренең көчләрен дәрес укытуда сынадылар, мәктәп үзидарәсе бщйрәм концерты оештырды.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, саулык, тынычлык, озын гомер телибез.
Ежегодно 5 октября наша страна отмечает прекрасный праздник – День Учителя России. Именно в этот день нашим дорогим педагогам говорят слова благодарности, дарят цветы и подарки, устраивают концерты и утренники. И школа № 16 не стала исключением. Вся школа состоит из улыбок! Улыбаются учителя, улыбаются ребята. Везде видны цветы, красочные газеты с поздравлениями, у входа живой коридор, улыбающиеся дети и великолепные сувениры сделанные своими руками. Весь день ученики поздравляли и одаривали своих учителей словами благодарности!
-
1 октября – День пожилых людей/ «Яшәгез сез колеп кенэ, доньядан ямь табып кына» 03.10.2021

1 октября в России отмечается День пожилых людей. Этот праздник – дань вековой традиции уважения и почитания людей старшего поколения. В этот день каждый из нас имеет возможность не только поздравить людей старшего поколения и выразить им свою признательность, но и сделать так, чтобы они почувствовали нашу заботу и внимание. Отмечая день пожилых людей в школе, мы, прежде всего вспоминаем о бабушках и дедушках, прабабушках и прадедушках. С них начинается приобщение детей к истории семьи.
1 нче октябрь – Өлкәннәр Көненә карата актлар залында, 5 А сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән, матур бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә узды.
-
КАЛФАК ясарга өйрәтү буенча мастер- класс 30.09.2021

Бүген без үзебезне милли остаханәдә дип хис иттек. Чөнки клуб әгъзабыз Ханзафарова Рәлинә 7 нче сыйныф кызлары өчен үз куллар белән КАЛФАК ясарга өйрәтү буенча мастер- класс бирде.
КАЛФАК элек хатын – кызларның бик яраткан баш киеме булган. Кичләр утырып кызлар серләшә – серләшә матур бизәкләр төшергәннәр. Шушы матур калфакларны алар бәйрәмнәргә, кунакларга барганда киеп барганнар.
Кул җылысы, бигрәк тә күңел җылысын биреп башкарылган эш һәрчак уңышлы була. Мастер-класста актив катнашуыгыз өчен өчен бик зур рәхмәт!
-
Музыкальный салон к 100 летию композитора Рустема Яхина/ “Моңыбызның йөзек кашы” 28.09.2021

27 сентября ученики 8 класса были на на мероприятии в библиотеке им. Ф Шафигуллина, посвященный к 100 летию композитора Р.Яхина. В ходе мероприятия познакомили ребят с жизнью и творчеством талантливого композитора Рустема Яхина, прослушали Государственный гимн РТ на двух языках, прозвучали песни “Бөдрә таллар”, “Песня любви” и др.
23 нче сентябрьдә милли китапханәдә Р.Яхинның 100 еллык юбилеена карата музыкалль салон узды. Китапханәче Сабирова А.Г.8 нче сыйныф укучыларына таланты композиторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.











