Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Мәктәбебез яшь әле, аңа 20 ел гына”. 14.12.2016

9 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең 20 еллык юбилей тантанасы үткәрелде. Тантанага ветеран укытучылар, мәктәбебездә төрле елларда укытып – эшләп киткән укытучылар, хезмәткәрләр, шушы 20 ел эчендә мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта мәктәп, музей белән таныштылар, үзләрен укыткан укытучылары, классташлары белән очрашып мәктәп елларын искә төшерделәр.
Бәйрәм чыгарылыш укучыбыз Низамов Марат Рафаэлевич җитәкчелегендәге “Хыял” ансамбле чыгышы белән башланып китте. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” , - диләр. Шуңа да кичәне алып баручылар Шәйхетдинов Тимерхан һәм Хабибуллина Алсу мәктәп тарихы турында мәгълүмат биреп киттеләр.
Сәхнәдә шушы 20 ел эчендә эшләгән директорлар – Чибинова Н.Ш., Газеева А.С. котлады. Кичә җырлы-биюле концерт номерлары белән үрелеп барды. Гадәттәгечә,
мәктәпнең туган көнендә “Ел укытучысы” һәм “Ел укучысы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Кичәне йомгаклап, сәхнәгә мәктәбебезне тәмамлаучы укучылар, укытучылар коллективы күтәрелде. Йомгаклау өчен сүз мәктәбебез директоры, мәктәп өчен янып-көеп йөрүче, Сәйфетдинов Рөстәм Равил улына бирелде. Ул барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, укытучылар коллективына мактаулы грамоталар тапшырды, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына зур рәхмәтен белдерде. Сәхнә алкышларга күмелде.
-
“Переведи – татарча өйрәнәбез!” 12.12.2016

Уенда катнашучылар бәйге алдыннан бик дулкынлансалар да, чара барышында югалып калмадылар, башваткыч сорауларга бик җитез һәм дөрес Менә чараның иң дулкындыргыч минутлары җитте. Кем күпме очко җыйган, кем җиңүче? Уенда беренче урынны “Лалә” командасы яулады. Нәтиҗәдә “Переведи“ (“Тәрҗемә ит”) уенының төп җинүчесе булды. Уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзенчәлекле бәйрәм тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Мәктәп директорының, ата-аналар өчен, киңәйтелгән доклады. 28.11.2016

25 нче ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар өчен отчет җыелышы булды. Җыелыш бәйрәм алды көненә туры килгәнлектән әниләр хөрмәтенә берничә концерт номеры куелды. Мәктәп директоры Сәйфетдинов Р.Р. “ 2016 нчы елда мәктәпнең уңышлары” темасына чыгыш ясады, укучыларның укулары һәм олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды, презентация тәкъдим ителде. Җыелышта мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Сафина В.Р. катнашты һәм чыгыш ясады. Чыгышлардан соң залда утыручылар үзләрен борчыган сорауларны килгән кунакларга бирделәр һәм барлык сорауларына да җавап алдылар.
-
СПИД- гасыр бәласе 24.11.2016

Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда төрле дәрәҗәләрдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул Җир шарының төрле почмакларында таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшү буенча уртак тырышлыкны ныгыту эшенә хезмәт итә. Шунлыктан безнең мәктәптә кушылды. 29 нчы ноябрь көнне мәктәпкә югары сыйныф укучылары янына әңгәмәгә Медицина профилактика Үзәгеннән врач Фарида Фаритовна Гончарова килгән иде. Ул укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатты.
-
16.11.2016

В рамках Всероссийского дня самбо, 16.11.2016г. В МБОУ «СОШ № 16 с углубленным изучением отдельных предметов» прошли ряд познавательных и спортивных мероприятий.
Беседа на тему «Самбо — наука побеждать»
Мероприятие по выполнению и требований ГТО по самбо
-
“ТҮБӘТӘЙ” интеллектуаль күңел ачу уены 16.11.2016

Уку гөрләп барган чорда күңел ачып та алырга өлгерергә кирәк. Шул максаттан 16 нчы ноябрь көнне сәг.14.00 актлар залында “ТҮБӘТӘЙ” интеллектуаль күңел ачу уены узды. Уенга 5-11 сыйныфлардан икешәр укучы катнашты. Бүгенге көндә яшьләр арасында «Шляпа уены» яңадан популярлашып китте. Баксаң, әлеге уен кызыклы гына түгел, ә бик файдалы да икән. Ул хәтерне яхшырта, кәефне күтәрә, уен барышында калкып чыккан кызыклы мәгълүматлар, өстәмә белем туплауга китерә. «Сәләт»тә «Түбәтәй» уены татар телендә үтә. Бу, беренчедән, татар телен камил өйрәнергә ярдәм итсә, икенчедән, яшьләрнең үзара татарча аралашуына китерә. Шуңа исемен дә, татарчалаштырып, «Түбәтәй» дип атаганнар. Уенның оештыручылары “СӘЛӘТ ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ” әгъзәләренә зур рәхмәт!.
-
“Сак бул – юка боз” 14.11.2016

14 нче ноябрь укучылар белән очрашуга «Гадәттан тыш хәлләр» дәүләт учреждениесенең Яшел Узән отряды инспекторы Зәйнуллин Ә.И килде. Ул балаларга “Сак бул – юка боз” дигән темага чыгыш ясады. “Ел саен көзге-кышкы чорда республика сулыкларында дистәләгән кешенең гомере өзелә. Аларның күбесе – балалар. Моның сәбәбе – кешеләрнең сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белмәү. Ноябрь-декабрь айларында, кышкы суыклар ныгыганчы, су өстендәге боз юка, тиз уалучан була. Кичке һәм төнге суыкларда каткан боз, көндезге кояш астында эреп, калынлыгын сакласа да шактый юкара. Мондый вакытта бозга чыгу куркыныч. Ул кеше авырлыгын күтәрә алырлык дәрәҗәдә түгел. Үзегезнең гомерегезгә сак карагыз, игътибарлы булыгыз”-, дип кисәтте.
-
“Казан утлары” яктысы 14.11.2016

14 нче ноябрь көнне “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән гамьле очрашу узды. Очрашуга журналның бүлек мөхәрирләре шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм тәрҗемәче Хәйретдинова Рәзилә Рафаэль кызы килде. 93 еллык тарихка ия булган журналда халкыбызның үткәне, бүгенгесе чагыла. Очрашу мәктәп тарихына истәлекле вакыйга булып язылып калды.
-
Проект "Я ребёнок! И я знаю свои права!" 11.11.2016

11 ноября в актовом зале нашей школы прошёл первый вводный образовательный курс в рамках реализации проекта "Я ребёнок! И я знаю свои права!", цель которого повышение правовой грамотности учащихся школы путём проведения образовательных курсов с использованием пособия по обучению детей правам человека Совета Европы "Компасито", а также интеллектуальных и творческих мероприятий. Подробную информацию о проекте вы можете найти в разделе "Документы" нашей группы.
-
"Новые знания" 10.11.2016

С 14 ноября 2016 года начинается регистрация общеобразовательных учреждений Российской Федерации с целью участия школьников 2-4-х классов во Второй Всероссийской метапредметной олимпиаде по ФГОС «Новые знания» (далее – Олимпиада), которая пройдет в период с 16 по 31 января 2017 года.











