• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан "/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н
Телефон: +7(843)-716-69-11
E-Mail: govtatar\Gos.Zel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ"
Руководитель: Саттарова Гелиня Растямовна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 496
У нас учат: 39

новости Осиновской гимназии

"7 нче Гыйматдинов укулары"

Опубликовано: 05.12.2025

Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендэге Осиново гимназиясендә  чираттагы  төбәкара фәнни-гамәли конференция "7 нче Гыйматдинов укулары" үткәрелде. Һәрвакыттагыча конференция эшендә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, Казан дәүләт университеты галимнәре, татарларыбызның мәдәниятен, динен, рухи тамырларыбызны саклап калган җәмәгать оешмалары, Бөтендөнья татар конгрессының, "Ак калфак" оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе  җитәкчеләре катнашты. Конференциянең иң кадерле кунагы - Гыйматдинов Рөстәм Сәяс улы, Казан дәүләт медицина университеты доценты, гимназия исемен йөрткән Сәяс Киямовичның улы булды.Ул гимназиянең елдан-ел камилләшә баруын һәм бик теләп бу белем йортына кайтуын белдерде. Гыйматдиновлар династиясенең жәмгыятькә файдалы шәхес булып хезмәт куюларын ассызыклады. Шуны да әйтеп китэргэ кирәк, Рөстәм Сәяс улы гимназиянең актив чыгарылыш сыйныф укучыларына ел саен премия бүлеп бирә. Конференциянең географиясе елдан-ел киңәя бара. Чыгыш ясаучылар арасында Австралия, Түбән Новгород, Башкортстан, Удмуртия, Ульян, Казан, Чистай, Саба, Биектау, Яшел Үзән һәм  республикабызның тагын бик күп  мәктәпләреннән 300 гә якын катнашучы иде. Алар барысы да  бик җитди әзерлек белән килгәннәр. Эш 12 секциядә дәвам итте: "Минем шәҗәрәм " һәм "Геройлар безнең йөрәкләрдә" ,"Яшь профессионаллар", "Беренчеләр хәрәкәте", "Агрария", "Полилингваль укыту", "Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре" һ.б. Чыгыш ясаучылар үзләренең проектларын презентацияләр белән тулыландырылар.  Оештыру комитеты тарафыннан барлык чыгышлар да җыентыкка теркәлеп, катнашучыларга таратылды. Чыгышлар нигезләмә буенча өч телдә әзерләнгән иде. Капиталь ремонттан соң яңарып, искиткеч зәвыклы белем йортына әйләнгән, 30 еллык мәктәп, үзенә генә хас эчке җылылыгын, кыйбласын саклап калып, заман таләпләренә туры килә торган чын татар мәгарифе үзәгендәге чараларда катнашу - аеруча дәрәҗә. Биредәге уку-укыту сыйфаты да, тәрбияви чаралар да, уңайлы атмосфера да гимназия укытучыларының, җитәкчеләрнең көчле профессионал икәнлеген күрсәтә. Заман шартларында барлыкка килгән төрле грантларны тиз арада кулланып, укучылар белән иҗади эшләр башкаралар һәм мәктәпне матди яктан баеталар. Моңа дәлил булып торган укытучылар һәм укучылар тарафыннан Осиново күле легендасы турында төшерелгән нәфис фильм премьерасы безне шаккатырды. Ә инде гимназия театры коллективы куйган спектакль күзләребезне чылатты,  күңелләребезне йомшартты. Чарага килгән галимнәр, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, укытучылар, әти - әниләр Осиново татар гимназиясендә узган төбәкара фәнни-гамәли конференциягә югары бәя биреп, алга таба зур уңышлар теләделәр.



К списку новостей