Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Татар теле семинары
Опубликовано: 01.12.201625.11.16 елны Татарстан Республикасы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә
«Татар мәктәпләрендә ФДББС тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тьюторлык эшчәнлеге»
темасына Яшел Үзән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинары булып узды. Бүгенге көндә федераль белем бирү стандартлары гамәлгә керде һәм ул безнең алга җитди бурычлар куйды. Ул бездән, моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә.
Безнең төп максат - укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү. Бу исә бездән яңа алымнар һәм методлар кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән заманча дәрес оештыруны таләп итә.
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов дәрескә түбәндәге аңлатманы бирә: “Дәрес – белем, тәрбия бирү, үстерү бурычларын хәл итеп, укытучы һәм укучылар катнашында, системалы һәм билгеле бер вакыт аралыгында кулланыла торган укучы эшчәнлеген оештыру формасы”. Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен, яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.
Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. ФДББС укытучыдан төрле яктан җентекле әзерлек таләп итә. Һәр укытучы туктаусыз эзләнергә тиеш.
Семинар бик җанлы узды. Бик күп сорауларга җаваплар табылды.
Фоторепортаж:
Татар теле семинары






