Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Гимназия укучылыры ГТО нормаларын тапшырды
Опубликовано: 01.06.2016Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш.
Уку елы дәвамында гимназиябезнең спорт сөючеләре район күләмендә уздырылган спорт ярышларында катнаштылар. Барлыгы дүрт сессия уздырылды: көзге, кышкы, язгы һәм җәйге. Нигездә спорт төрләре совет чорындагы кебек: йөгерү, озынлыкка сикерү, йөзү, ату, чаңгыда чабу, күтәрелү һәм турпоход. Укучылар ярышларда бик тырышып чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә 6-8 сыйныф укучыларыннан торган командабыз район мәктәпләре арасында почетлы беренче урынга лаеклы булдылар. Хайрутдинов Адель, Искужина карина өченче урын алдылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр( укытучылыры – Гатаулина Әлфия Махмудовна).
Гомумән, безнең мәктәптә спортка зур игътибар бирелә. Укучылар төрле спорт секцияләрендә бик теләп шөгыльләнәләр. Мини футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, чаңгыда йөгерү түгәрәкләре эшли. Бу юнәлештә алып барылган эш киләчәктә дә яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итәр дип өметләнеп калабыә.
К списку новостей






