Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Спортка мәхәббәт
Опубликовано: 14.03.2016
Спортка мәхәббәт
Сираҗетдинов Ренат Ильдар улы 2002 нче елда туган. Бүгенге көндә ул 7б сыйныфы укучысы. Аның сыйныф җитәкчесе Батыршин Ришат Рәшит улы. Мәктәпкә – 1 нче сыйныфка 2010 нчы елда укырга керә. Беренче сыйныфтан ук аңа физкультура дәресләрендә күбрәк чаңгыда йөрү ошый башлый. Ренат икенче сыйныфтан бирле чаңгыда әйбәт шуа, ә өченче сыйныфтан башлап- профессиональ чаңгычыга әйләнә. Бу төр буенча ярышларда югары урыннарга ирешә, грамоталар, дипломнар, медальләр белән бүләкләнә. Бу укучыга спортка мәхәббәтне физкультура укытучысы Гатаулина Әлфия Мәхмүт кызының өлеше бик зур.
2014-2015 нче елларда ул республика, район күләмендә үткәрелгән ярышларда гел I, II урыннарны гына яулый.
2015-2016 нчы елда Татарстан Республикасы чемпионатында катнашып, рейтинг буенча 1нче урынга чыга.
2016 нчы елның 11 мартында Яшел Үзән муниципаль районы буенча үткәрелгән ярышта да 1нче урынга лаек булды.
Афәрин, Ренат! Сиңа киләчәктә дә зур уңышлар!
К списку новостей






