Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Якташ язучыбыз Афзал Шамовка 115 яшь!
Опубликовано: 14.03.2016
Якташ язучыбыз Афзал Шамовка 115 яшь!
Гимназиябездә 10 нчы марттан 12 нче мартка кадәр танылган якташ язучыбыз, тәрҗемәче, журналист Афзал Шиһабетдин улы Шамовның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гатауллина Чулпан Рәхимҗан кызы һәм Нәбиева Ильмира Ильфир кызы җитәкчелегендә 5б һәм 8а сыйныфларында әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Кем ул Афзал Шамов?” викторинасы үткәрелде. Балалар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар. 5а сыйныфы укучылары китапханәдә сыйныф җитәкчеләре Корманова Гөлгенә Хәйдәр кызы һәм китапханәче Гаязова Кадрия Галимҗан кызы оештыруында язучыга багышланган күргәзмә, аның нәшер ителгән китаплары белән таныштылар. 10 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Корманова Гөлгенә Хәйдәр кызы белән бергәлектә “Каеннарың да сине сагына” дигән исем астында дәрес-конференция үткәрделәр. Укучылар якташ язучыбыз Афзал Шамовның тормыш юлы, иҗаты, тәрҗемә өлкәсендәге һәм җурналист буларак эшчәнлеге, Татар Танае авылының мәктәбендә урнашкан музее һәм фронт хатлары буенча чыгышлар ясадылар, презентацияләр күрсәтелде. Районыбызның күренекле язучысы иҗаты белән танышканнан соң, укучыларыбыз күңелендә горурлык хисләре туды.
К списку новостей






