Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
07.03.2019

8 нче Март алдыннан коллективның ир-егетләре искиткеч бәйрәм концерты оештырды. Дәртле җырлар, шаян сүзләр, тәм – томнар белән чәй табыны, котлаулар булды.
Егетләребез хатын – кыз коллегаларының күңелен күтәрә белде. Рәхмәт аларга!
-
07.03.2019

Гимназиябезнең укучылары сыйныфтан тыш чараларда бик актив катнашалар. 7 нче мартта узган линейкада күп грамоталар үзләренең хуҗаларына тапшырылды. Алар арасында гимназия күләмендә узган рәсем бәйгесендә , “Русский медвежонок” һәм башка халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр иде.
-
02.03.2019

Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
1 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы булды. Ярышчылар кечкенә булсалар да, беренче булырга теләкләре зур иде. Укучылар үзләренең чаңгыда бик оста йөрүләрен күрсәттеләр.
-
Горячая линия 28.02.2019

27 февраля 2019 года с 9.00 до 17.00 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по вопросам поступления детей в 1 класс
по телефонам
8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49
-
Туган тел көне. 22.02.2019

Буген гимназиябездә туган тел бәйрәменә карата 5 а һәм 5 б сыйныйфлары
арасында “Телләр белгән – илләр гизгән” исемле викторина узды . Ике командага
бүленеп укучылар интеллектуаль уеннарда , төрле кызыклы күнегүләрдә көч
сынаштылар . Бәйгедә “ Тапкырлар “ командасы җиңде , “Зирәкләр “ командасы
барлыгы 2 баллга артта калды . Җиңеп чыгу мөһим түгел , балалар арасындагы дуслык
бетмәсен .
-
Муса Җәлилнең тууына 113 ел 15.02.2019

5б сыйныфы укучылары, каһарман шагыйрь М.Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү өчен, авыл китапханәсенә җыелдылар. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйттеләр, шигырьләрен сөйләделәр. Без халкыбызның бөек шагыйре белән горурланабаз.
Туган тел һәм әдәбият укытучысы Корманова Г.Х.
-
Итоговое собеседование по русскому языку для учащихся 9-х классов состоится 13 февраля 2019 года 13.02.2019

-
12.02.2019

Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып, өзеп
Аша, дустым, син шулай.
9 нчы февральдә сәнгать атналыгы кысаларында 5нче, 6нчы сыйныф укучылары арасында милли ашлар бәйгесе булды. Укучылар әниләре, дәү әниләре белән бергәләп ярышка ныклап әзерләнгәннәр. Чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, баллы бәлеш ,кекс, тортлардан табыннар сыгылып торды. Жюри һәр эшне югары бәяләде. Укучыларның милли рухта, тырыш, ярдәмчел булып үсүе күңелләрне шатландырды.
-
Сәнгать атналыгы 07.02.2019

Сәнгать атналыгы кысаларында гимназиядә язучыларның әсәрләрен сәхнәләштерү оештырылды. ” 5б сыйныфы “Как старик корову продавал” С.Михалков әкиятен күрсәттеләр. Бу эштә әти-әниләр һәм укытучылар,укучылар берлектә эшләделәр. Афәрин! Уңышлар!
-
Сыйныфташларыбызны җиңү белән котлыйбыз! 06.02.2019

.7 нче «а» сыйныфы укучысы Бабаҗанов Илназны “Ак Барс” көрәш сараенда узган “Көрәш” буенча турнирда 2 нче урын алуы белән котлыйбыз!






