МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Бәйрәм белән! 01.05.2019

-
Габдулла Тукайның тууына 133 ел
26.04.2019
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Син мәңге яшь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада Тукайның шигырьләре сөйләнде, әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Кичә татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Ата-аналар җыелышы.
24.04.2019
Бүген мәктәптә әти-әниләр, укытучылар һәм җирле үзидарә башлыгы Гатауллин А.А. катнашында чираттагы ата-аналар җыелышы узды.
-
Өмәләр башланды
13.04.2019
Җирләр әле кардан арынырга да өлгермәде, язгы өмәләр башланып китте. Бүген укучылар һәм укытучылар мәктәп янын чистарттылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель- Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 нче апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Мәктәбебездә бу көнгә багышлап тәрбия сәгатьләре,рәсем конкурслары уздырыла.
-
II республикакүләм фәнни-гамәли конференция
04.04.2019
Мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Шакирова Ләйсән Илгизәр кызы Казан дәүләт университеты оештырган "Милли мәгълүмат чаралары системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы" дип исемләнгән II Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Педагогик киңәшмә 03.04.2019

Бүген чираттагы педагогик киңәшмә үтте. "Аттестациядәге үзгәрешләр" дигән темага Шакирова Л.И. чыгыш ясады. Сыйныф җитәкчеләре укучыларның өлгерешләре белән таныштырдылар.
-
IV чирек башланды 01.04.2019

Вот и закончились весенние каникулы! Снова наполнились школьные коридоры смехом и гулом наших ребят. Хочется рассказать последние новости, поделиться своими открытиями и весенними приключениями! Поздравляем всех учеников и учителей с последней четвертью! Всем удачи терпения, достойных отметок, возможности проявить себя с хорошей стороны, здоровья и верных товарищей, новых сил и достижений!
-
Язгы каникуллар 25.03.2019

25 нче марттан 30 нчы мартка кадәр укучылар язгы каникулда. Сыйныф җитәкчеләре куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, инструктажлар үткәрделәр.
-
"Туган ягым - яшел бишек"
21.03.2019
- Бүген районыбызның Әйша мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге IX Халыкара уку бәйгесенең "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесе булып узды. Мәктәбебез укучылары да әлеге бәйгедә катнашып, лаеклы урыннар алдылар. Зыятдинова Алия (7 нче сыйныф) һәм Гыйззәтуллина Ясминә (4 нче сыйныф) II урын, Сафина Алинә (8 нче сыйныф) III урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм бәйгегә әзерләгән укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!









